Альберт Ризванов: ««Стелс-омикрон» коронавирусның алдагы штаммын кысрыклап чыгара»

Яңа штамм бигрәк тә йогышлы.

Хәзер дөньяда коронавирусның төп варианты булып “стелс-омикрон”  (В.2) дип аталганы калды. Мәсәлән, Бөекбританиядә йоктыруның барлык очракларының өчтән икесе нәкъ менә ВА.2 гә туры килә,  өчтән бере – ВА.1 гә (“башлангыч “омикрон”) карый. Бу хакта Медиакоммникацияләр үзәгенә  КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәбәр итте.

Профессор әйтүенчә, “стелс-омикрон” штаммасы гадәти “омикронга” караганда зарарлырак һәм акрынлап аны кысрыклап чыгара.

“Бу билгеле бер борчу тудыра, мәсәлән, Кытайда авыручылар санының шактый артуы күзәтелә, гәрчә соңгы ике ел дәвамында ачыкланган очраклар күрсәткечләре бик түбән булса да. Олимпиада вакытында илгә күп спортчылар һәм кунаклар килде, аларның кайберләре уңай пцр белән булган, күрәсең. Хәзер Кытайда авырулар санының кискен артуы күзәтелә. COVID-19 га карата нуль түземлелек сәясәте хәтта бу илдә дә эшләмәскә мөмкин, “стелс-омикрон” шулкадәр йогышлы ки, гади чаралар аның таралуын тыеп тора алмыйлар”, – дип ассызыклады Альберт Ризванов.

Вацинация яки авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитетның өлешчә генә “омикрон” һәм “стелс-омикрон” дан саклануы борчу тудыра.

Авыруны кичерүчеләрнең сывороткаларында вирусны нейтральләштерә торган активлык “омикрон” га карата шактый түбән. Ничек кенә булмасын, иммунитет булу инфекциядән 100 процентка сакламаса да, авыруны җиңел үткәрергә мөмкинлек бирә.

“Нәкъ менә шуңа күрә хәзер вакцинацияләнергә генә түгел, даими рәвештә ревакцияләнергә дә кирәк. Татарстанда мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгару тулаем алганда вакцинацияне гамәлдән чыгару дигән сүз түгел. Димәк, халыкның аерым төркемнәре мәҗбүри тәртиптә вакцинацияләнмәячәк, әмма вакцинация буенча тәкъдим кала. Бары тик “Спутник”ның ике компоненты белән тулы вакцинация һәм “Спутник Лайт” вакцинасы белән ревакцинация генә халыкны авыруның авыр нәтиҗәләреннән һәм авыр формасыннан саклап калачак “, – диде Фәнни-клиник үзәк директоры.

Исегезгә төшерәбез, республикада аерым категория гражданнар өчен COVID-19дан  мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар. Тиешле карарга ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина кул куйды. 10 мартка булган мәгълүматларга караганда, мәҗбүри вакцинация узарга тиешле гражданнар категорияләре арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 80 проценттан артып киткән.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов