«Ак Барс» Казан университетының 220 еллыгы уңаеннан «Академик матч» үткәрәчәк

Матч вакытында тамашачылар Казан университеты тарихы һәм яңа фәнни эшләнмәләр белән таныша алачак.

2 октябрьдә «Ак Барс» хоккей клубы Казан федераль университеты белән берлектә илнең иң өлкән уку йортының 220 еллык юбилеена багышланган «Академик матч» үткәрәчәк.

«Ак Барс» – «Амур» Континенталь хоккей лигасы матчы вакытында тамашачылар Казан университеты тарихы, аның хезмәткәрләренең һәм студентларының яңа фәнни эшләнмәләре белән таныша алачак.

Арена фойесында барлык теләүчеләр өчен Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының (КФУ буенча VR-экскурсия), Фундаменталь медицина һәм биология институтының (йөрәк-үпкә реанимациясе һәм  тире асты инъекцияләрен ясау) һәм Физика институтының (квадрокоптерларны пилотлау), А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының (эчемлекләрдә антиоксидантларны билгеләү) һәм Юридик факультетның (кешенең тышкы кыяфәтен компьютер аша модельләштерү) интерактив мастер-класслары узачак.

Шулай ук һәр җанатар университеттан бүләкләр уйнатуда катнаша алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, матч өчен мерчның чикләнгән коллекциясе булдырылган.

«Казан университеты – шәһәребез һәм республикабызның визит карточкасы, илебез тормышында Казанның мөһим урыны, лидерлык символы. Боларның барысын да “Ак Барс” кыйммәтләренә дә кертеп була, шуңа күрә без Татарстанның иң көчле брендларының көчләрен берләштерү мөмкинлегенә шат”, – диде “Ак Барс” башкарма директоры урынбасары Станислав Прудников.

Уртак матч “Ак Барс”ны шәһәр студентлары белән тагын да якынайтырга ярдәм итә.

Югары уку йортын тәмамлаучылар арасында “Ак Барс”ның гамәлдәге һәм элеккеге уенчылары бар – бу Әмир Мифтахов, Евгений Медведев, Марат Вәлиуллин, Александр Степанов һәм КХЛның гамәлдәге президенты Алексей Морозов. Клубның университет белән тарихи хезмәттәшлеге яңа дәрәҗәгә чыгуы сөендерә.

“Академик матч – без булдыра алганча якынайткан яңа тәҗрибә. Бу чарага озак әзерләндек. Матч – төрле өлкәләрдә ике лидерның коллаборациясе, безнең өчен бу тарихи статус, PR-эш кысаларында яңа кейс. Бу кичтә уенны караудан хоккей җанатарлары гына түгел, ә университет хезмәткәрләре,  студентлары да ләззәт алачак, дип саныйм. Без бу көнне бөтенесенең дә Казан университетының якынлашып килүче  220 еллыгын бәйрәм итә башлавын телибез. Чарага килүчеләрнең күпчелеге безнең фәнни казанышлар, бай тарихыбыз белән танышачак, шулай ук югары уку йортының бүгенгесе турында беләчәк. Безнең экспертлар “Ак Барс шоу” кунаклары булачак. Барыгызга да кызык булыр дип ышанам. Спорт берләштерә! “- ди КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина.

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты