Айс-кофе эсседә сусауны басамы? КФУ эксперты аңлатты.

Людмила Якимова популяр эчемлекнең химик үзлекләре турында сөйләде.

Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының органик һәм медицина химиясе кафедрасы доценты Людмила Якимова, бозлы кофе кайнарына караганда ким дәртләндерми, ә эсседә ул сусаудан бик яхшы котылу чарасы булачак, дип саный.

Химик әйтүенчә, кайнар һәм салкын кофе составлары арасында аерма юк. Шул ук вакытта кофе тәме беренче чиратта бөртек үсү урыны, аларны тарттыру дәрәҗәсе һәм кыздыру ысулы белән билгеләнә. Аның ничек пешерелүе дә мөһим.

“Без кайнар итеп пешергәндә, бик тиз кофе тәмен һәм үзебез гадәтләнгән хуш ис алабыз, салкын каһвә белән алай булмаячак. Салкын пешерү бүлмә температурасында кофе әзерләүне күздә тота, ягъни аңа җылы су салалар, шуннан соң эчемлек якынча бер тәүлек төнәтелә. Ә алга таба инде төрле өстәмәләр, мәсәлән, сөт яки куертылган сөт кушыла. Без иртә белән тәңгәлләштерә торган шундый актив, исерткеч искә бары тик кайнар каһвә әзерләгәндә генә ирешеп була, бу вакытта кофе бөртекләрендәге бик күп кислоталар алына. Алар шушы исне күрсәтәләр дә”, – ди Людмила Якимова.

Салкын кофе әзерләгәндә кислоталарның эрүчәнлеге шактый түбән, шуңа күрә, классик кайнар кофе белән чагыштырганда, айс-кофе – йомшак, беленеп тормаган әчкелтем тәмгә ия. Энергетика компонентына пешерү ысулы йогынты ясамый. Кофеин айс-кофеда ким түгел һәм ул яхшы дәртләндерә дип ассызыклады КФУ эксперты.

Эссе көннәрдә айс-кофе һичшиксез сусауны җиңәргә ярдәм итәчәк, чөнки тонусландыручы нәтиҗәгә ия. Л. Якимова эчемлекнең контрольсез кулланылышы йокысызлык, артык дулкынлану, ә әйтик айс-латтедагы шикәр булган өстәмәләр гәүдә массасын арттыру, теш эмален зарарлау белән куркыныч дип кисәтте. Көндәлек норма – 2 чынаяк.

Эчемлекне теләсә кайсы каһвәханә табарга мөмкин булуга карамастан, Людмила Якимова шикәр һәм башка өстәлмәләрне җайга салу өчен аны мөстәкыйль әзерләргә киңәш итә.

“Тарттырылган кыздырылган кофе бүлмә температурасындагы су белән пешерелә һәм Цельсий буенча 24-25 градуста (түбәнрәк тә мөмкин) 20-24 сәгать дәвамында төнәтелә”, – дип уртаклашты химик.

Элегрәк эксперт чәй өчен үләннәр җыйганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләгән иде.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова