Африканың алдынгы ГМЧ журналистлары Казан университетында булды

Матбугат турын ТАСС оештырды.

Казан федераль университеты Африканың алдынгы гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары өчен Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгы матбугат туры өчен мәйданчык булды. Аны КФУның Тышкы элемтәләр Департаменты белән берлектә мәгълүмати сәясәт департаменты үткәрде. Чарада медианың 20 вәкиле катнашты, алар илебезнең иң борынгы югары уку йортларының берсе булган КФУ тарихы, белем бирү мөмкинлекләре һәм халыкара проектлары белән таныштылар.

Вакыйганың төп өлеше Казан университетының тарих музеенда – сирәк экспонатлар тупланган уникаль киңлектә башланды. Экскурсовод югары уку йортының дөнья фәненә өлеш керткән күренекле галимнәрне әзерләү үзәгенә әйләнүе турында җентекләп сөйләде.

КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев университетның Халыкара стратегиясе, гамәлдәге белем бирү программалары, фәнни партнерлык һәм чит ил фәнни үзәкләре белән уртак тикшеренүләр турында сөйләде.

“Әлеге хезмәттәшлек стратегик әһәмияткә ия һәм федераль дәрәҗәдә дә, региональ дәрәҗәдә дә гамәлгә ашырыла. Мәгълүмати басым шартларында Россиянең чын позициясен һәм реаль образын җиткерү өчен милли медиаларны куллану мөһим. Бу безнең көндәлек тормышыбыз турында сөйләүне үз эченә ала, бу Россия Федерациясендә тормыш ничек төзелгән дигән күпсанлы мифларны тарату өчен аеруча мөһим. Безгә чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан кызыксынуның артуын күрү шатлыклы. КФУга Гарәп, Кытай һәм соңгы вакытта Африка хәбәрчеләре килде. Без ышанабыз, бу эш эзсез узмый”, – дип ассызыклады ул.

Программа кысаларында кунакларга шулай ук Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондыннан сирәк һәм борынгы басмалар коллекциясен күрсәттеләр.

«Безнең университетта уникаль атласлар саклана. Герард Меркаторның XVI йөз атласы аеруча кыйммәтле. 1710 елгы Хоман атласы китапханә фондына 1920 елларда кергән. 1804-1807 елларда Измирда ясалган уникаль экспонат аерым телгә алынуга лаек, ул бүгенге көнгә дөнья китапханәләрендә, архивларда һәм музейларда билгеле булган бердәнбер экземпляр. Ул башка беркайда да сакланмый, һәм аның булуы безнең коллекцияне чыннан да кыйммәтле итә. Без бу басмаларны саклауга җаваплы карыйбыз, аларның мәдәни һәм фәнни кыйммәтен аңлыйбыз», – диде Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Эльмира Әмирханова.

Программаның чираттагы этабы булып император залында очрашу булды, анда делегациягә чит ил студентларын – Казан университетында укучы Африка илләре вәкилләрен тәкъдим иттеләр: Камеруннан А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 2 курс студенты  Авонг Менгу Джефферсон Эдвин; Тунистан Фундаменталь медицина һәм биология институтының 3 курс студенты Линда Каддаши һәм Алжирдан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының икенче крс магистранты Абделкадыйр Халлам. Блиц-интервью форматында алар Казандагы тормыш, уку процессы, студентлар инициативалары, шулай ук Россиядә белем алуның алар өчен нинди әһәмияткә ия булуы турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

“Үзенчәлекле атмосфера, университет – ул уку йорты гына түгел, ә искиткеч тарихы булган урын. Казан бик чиста һәм заманча шәһәр дигән тәэсир калдырды. Дөнья буйлап күпсанлы сәяхәтләрдән соң нәкъ менә Казан архивлары коллекциясе мине гадәттән тыш кызыксындырды. Мөселман буларак, мин Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара ихтирам һәм татулык атмосферасында яшәвен күреп шатмын”, – дип уртаклашты Сенегал матбугат агентлыгының (АПС) Яңалыклар хезмәте җитәкчесе Мөхәммәд Тидиан Ндиайе.

Кунакларга Ленин аудиториясен тәкъдим иттеләр, аның университетның мемориаль мирасы өчен әһәмияте турында сөйләделәр.

“Журналист буларак миңа югары уку йорты диварларында ясалган фәнни ачышлар аеруча истә калды. Биредә эшләгән, гомумән, Россия һәм дөнья фәнен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле кешеләрнең шәхесләре дә нык тәэсир итте”, – дип сөйләде Бурунди матбугат агентлыгының мультимедиа бүлеге мөхәррире Дени Нтихиндагизва.

«ТАСС-Африка: дуслык юлы» Африка мәгълүмат агентлыклары журналистлары өчен халыкара матбугат туры 16 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә, Казанда һәм Санкт – Петербургта уза. Анда 10 француз телле Африка иленең гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша: Алжир, Буркина-Фасо, Бурунди, Гвинея, ДРК, Камерун, Нигер, Конго Республикасы, Сенегал һәм Тунис.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова, Георгий Чернышов, ТАСС