КФУ Обсерваториясе Космонавтика көнендә экскурсияләргә, лекцияләргә һәм күргәзмәгә чакыра
Күк аяз булса, телескоплардан Айны, йолдызларны һәм планеталарны күзәтергә мөмкин булачак. Казан федераль университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә 12 апрельдә Космонавтика көненә багышланган чаралар узачак. Көн дәвамында обсерватория буенча экскурсияләр оештырылачак, алар вакытында кояш сәгатьләрен, борынгы һәм заманча телескопларны күрергә мөмкин булачак. 14.00 сәгатьтә «Галәмнең гаҗәп дөньясы» балалар рәсемнәре һәм эшләнмәләре күргәзмәсе эшли башлаячак, […]