КФУда коронавирус диагностикасы өчен экспресс-тест системасын булдырачаклар
Тест-таякчык йөклелеккә тест принцибы буенча эшлиячәк. Казан федераль университетында “ДНК фәнни-тикшеренү үзәге” белән берлектә коронавирус инфекциясен диагностикалау өчен тест-таякчыклар булдырылачак. Бу хакта КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә прецепизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Хәзерге вакытта кирәкле җиһазлар сатып алу бара. […]
