Казан университеты тарихы музее Татарстан Республикасы уку йортының иң яхшы музее дип танылды

«Ел музее» беренче республика конкурсына йомгак ясалды.   Казан федераль университеты тарихы музее «Ел музее – 2019» республика конкурсының «Уку йортының иң яхшы музее» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли музее ярдәме белән Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды һәм уңышлы иҗади инициативаларны, заманча тенденцияләрне һәм технологияләрне ачыклау һәм кертү юлы белән […]

22 майда КФУда имтиханнар оештыру мәсьәләләре буенча туры эфир узачак

Гадәттәгечә трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак. Казан федераль университетында укучыларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир узачак. 22 майда, 13:00 сәгатьтә, укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирәчәк. Турыдан-туры эфир барышында Дмитрий Таюрский КФУда үткәрелә торган йомгаклау имтиханнарының, җәйге сессиянең үзенчәлекләре, хәзерге шартларда аттестация […]

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле КФУда 30 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тараттылар

Бүген Универсиада авылында тагын ярдәм итү акциясе үтте. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле Казан федераль университетында 31924 азык-төлек җыелмасы таратылган. Университет тулай торакларында яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе дәвам итә. Универсиада авылында яшәүче КФУ студентлары бүген Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән 3459 азык-төлек җыелмасы алды. Бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар […]

КФУ студентлары Татарстан хөкүмәтеннән 3000 нән артык азык-төлек җыелмасы алды

Азык-төлек җыелмаларын студентлар шәһәрчеге, КФУның Алабуга һәм Чаллы институтлары тулай торакларында яшәүче студентлар алды. Казан федераль университетының башка шәһәрләрдән килеп укучы һәм чит ил студентларына ярдәм итү акциясе дәвам итә. Бүген КФУның студентлар шәһәрчеге тулай торакларында яшәүче студентларга  бушлай азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар Сафиуллин Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, җомга һәм […]

КФУ профессоры: «SWAN Яшел кометасы Җир белән максималь якынаюга иреште»

Россиянең урта киңлекләрендә яшәүчеләрнең аны күрү мөмкинлеге барлыкка килде. 2020 елның 25 мартында SWAN (аккош – ингл) камерасыннан алынган мәгълүматларны анализлау нәтиҗәсендә Австралиядән һәвәскәр астроном Майкл Маттиаццо тарафыннан ачылган C/2020 F8 кометасы   Җир белән максималь якынаюга иреште. SWAN камерасы – SOHO космик станциясе җайланмаларының берсе, ул Кояшны күзәтү өчен билгеләнгән. Казан федераль университетының Космик тикшеренүләр […]

15 майда КФУда “Кабул итү кампаниясе – 2020” буенча турыдан-туры эфир оештырыла

Абитуриентларның сорауларына Уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров җавап бирәчәк. Казан федераль университетында 2020 елда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир оештырыла. Чара 15 майда 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) берьюлы берничә онлайн-платформада узачак. Агымдагы елда КФУда кабул итү кампаниясе беренче чиратта КФУның  «Буду студентом» социаль-белем […]

“Эконефть” Стратегик академик берәмлек галимнәре фәнни эшчәнлекне дистанцион форматта дәвам итә

“Эконефть” белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган цифрлы проектлар дәвам итә. Күптән гадәткә әйләнгән  дистанцион аралашу һәм эшләү  чараларын кулланып, фәнни берләшмә бүгенге шартларга җайлашты. Хәзер лабораторияләрдә төп җайланмаларның һәм сервисларның эшен тәэмин итүче аз санлы белгечләр генә калды. Айдан артык Казан федераль университеты дистанцион режимда эшли. Уку аудиторияләре генә түгел, лабораторияләр дә бушап калды, аларның бер […]

КФУның икенче корпусында георгий тасмасы пәйда булды

Университет Җиңү көненә багышланган акциягә кушылды. КФУның икенче корпусы фасадында бүген 60 метрлы георгий тасмасы барлыкка килде. Бу көннәрдә “Бердәм Россия” фиркасе  Татарстанның зур шәһәрләрендәге йортлар һәм иҗтимагый биналар фасадында Җиңү бәйрәменең төп символын урнаштыра. КФУ бинасы фасадындагы тасма республикада гына түгел, Россиядә дә иң зурларының берсе булды. “Казан университеты бу акциядә зур әзерлек белән […]

КФУда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Җиңү көненә матди ярдәм алды

Казан университеты ректоры Илшат Гафуров шул турыдагы боерыкка кул куйды. Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә бер мәртәбә түләнә торган матди ярдәм турындагы боерыкка кул куйды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелү уңаеннан КФУның күмәк шартнамәсе һәм уставы нигезендә Бөек […]

КФУ студентлары арасында К.А.Вәлиев исемендәге премиягә фәнни эшләр конкурсы башланды

Катнашу өчен гаризалар 22 майга кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты студентлары арасында К.А.Вәлиев исемендәге премия алуга фәнни эшләр конкурсы  яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итү һәм КФУ студентлары башкара торган фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләрне стимуллаштыру максатларында ел саен уздырыла. Конкурска тәкъдим ителә торган эшләр тематикасы микро- һәм наноэлектрониканың элемент базасын, квант технологияләре нигезендә системаларны […]