Казан университеты тарихы музее «Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе» онлайн-күргәзмәсен әзерли
КФУ студентлары, мөгаллимнәре һәм вузны тәмамлаучылар күргәзмәне оештыруга үз өлешен кертә ала. Күргәзмә карантин вакытында Казан федераль университеты, аның хезмәткәрләре һәм студентларының тормышын чагылдыручы уникаль материалларны үз эченә алачак. Шәхси әйберләр, норматив-хокукый актлар, документлар, фотографияләр, аудио һәм видеоматериаллар, интернетка куелган сурәтләр, студент проектлары, анкета нәтиҗәләре – барлык җыелган артефактлар “Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе” күргәзмәсен булдыру өчен […]
