КФУ галимнәренең тырышлыгы белән “Яңган-Тау” геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде
Башкорт геопаркының Мәчетле киселеше казан геологларының төп өйрәнү объекты булды. Бүген Россиядә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән 11 табигый феномен бар. 2020 елның июлендә аңа тагын берсе өстәлде – “Янган-Тау” башкорт геопаркы. Бу безнең илдә дөнья статусы алган беренче геопарк. Объектны өйрәнү буенча җентекле эштә Казан федераль университеты галимнәре катнашты. Геопарк – ачык һавадагы […]
