КФУның беренче курс студенты тхэквондо буенча Россия беренчелегендә бронза яулады
Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты 68 килограммга кадәр категориядә чыгыш ясады. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының беренче курс студенты Ханмагомед Рамазанов 21 яшькә кадәр яшьләр арасында WTF (World Taekwondo) тхэквондо буенча Россия беренчелегендә өченче урынны яулады. «Ярышлар 9-14 мартта Анапада, Витязево бистәсендә узды. Дөресен әйткәндә, беренчелеккә әзерләнгәндә дә, көрәштә дә авыр […]
