КФУның яшь астрономнары журнал геройлары булды

AVENUE VIP журналының язгы номеры космоска һәм Космонавтика көненә багышланган. Казан федераль университеты аспирантлары AVENUE VIP журналы геройлары булды. Басманың язгы номеры космоска һәм Космонавтика көненә багышланган – 12 апрельдә беренче кешенең (Юрий Гагарин) космик киңлеккә җибәрелүенә 60 ел тула. Әлеге номер космоска багышланганга, журналда аерым алганда, астрономия кафедрасы, Казан университетының беренче обсерваториясе һәм астрономик […]

КФУның беренче курс студенты тхэквондо буенча Россия беренчелегендә бронза яулады

Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты 68 килограммга кадәр категориядә чыгыш ясады. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының беренче курс студенты Ханмагомед Рамазанов 21 яшькә кадәр яшьләр арасында WTF (World Taekwondo) тхэквондо буенча Россия беренчелегендә өченче урынны яулады. «Ярышлар 9-14 мартта Анапада, Витязево бистәсендә узды. Дөресен әйткәндә, беренчелеккә әзерләнгәндә дә, көрәштә дә авыр […]

КФУда финанс грамоталыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды

Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. “Быелдан башлап КФУ Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы исемлегендәге һәм ил вузларына ташламалы керү […]

КФУ студенты “Киләчәк укытучысы. Студентлар” конкурсы финалисты булды

Рушания Мөхәммәдиева конкурсның Сочида үтәчәк финалында Идел буе федераль округы данын яклаячак. Казан федераль университеты Алабуга институтының 4 курс студенты Рушания Мөхәммәдиева “Киләчәк укытучысы. Студентлар” профессиональ конкурсы финалисты булды. Ул Идел буе федераль округыннан булган катнашучылар өчен “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасына керә торган әлеге конкурсның округ ярымфиналында җиңде. Конкурс 9 марттан 11 мартка […]

КФУда абитуриентлар өчен телеграм-бот булдырачаклар

Проектны гамәлгә ашыру белән Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студентлары мәктәп укучылары командасы белән бергә шөгыльләнәчәк. Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының ике студенты «Сириус. Лето: начни свой проект» проекты остазы булды. Мансур Галимов һәм Данил Батыршин мәктәп укучылары командасы белән бергә КФУ абитуриентларына ярдәмгә килә торган телеграм-бот проектын гамәлгә ашыру […]

КФУда туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча эксперт-дискуссия мәйданчыгы булдырылачак

Халыкара мөнәсәбәтләр институтында РФдә тәрҗемә белемен үстерүнең стратегик үзәге бүлеге ачылачак. Халыкара фәнни семинар мәйданчыгында Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында Россиядә Тәрҗемә белемен үстерү стратегик үзәгенең профильле бүлеген ачу мәсьәләсе  каралды. Ул тәрҗемә белемендә яңа тенденцияләргә багышланган иде. Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының  филология факультеты оештырган «Тәрҗемә белемендә яңа […]

КФУда Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия тапшырылачак

Конкурста катнашу өчен гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты  «Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен» Н.И. Лобачевский исемендәге медален һәм премиясен алуга конкурс игълан итә. Н.И. Лобачевский исемендәге медаль, шулай ук акчалата премия (2021 елда аның күләме 75000 АКШ доллары тәшкил итә) ике елга бер тапкыр бирелә. Аны галимнәр фән […]

КФУ профессоры «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнде

Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең югары бүләге эскизы Казан университетында эшләнгән. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнде. Бу – башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең иң югары бүләге. Медаль 2017 елда ХХ гасыр […]

КФУда “Сез alma mater тарихын беләсезме?” конкурсы старт алды.

Катнашу өчен гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә. Казан федераль университетында «Сез alma mater тарихын беләсезме?» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Интеллектуаль өлкәдә Казан федераль университетының көндезге уку формасы студентларыннан торган командалар ярыша ала. Командада иң күбе биш кеше була ала. Конкурсны оештыручылар – Казан университеты тарихы музее, Яшьләр сәясәте департаменты, социаль мәсьәләләр […]

«КФУ. Атна йомгаклары» программасының чираттагы чыгарылышы чыкты

Тапшыруның төп темасы – чит ил студентларын көндезге уку формасына кайтару, бушлай татар теле курслары. UNIVER TV студентлар телеканалында «КФУ. Атна йомгаклары» программасының чираттагы чыгарылышы чыкты. Вузга чит ил студентларын кайтару, КФУдагы бушлай татар теле курслары тапшыруның төп темалары.  Чит ил студентлары көндезге уку формасына кайталар. Хәзер алар өчен 14 көнлек обсервация чоры гамәлдән чыгарыла. […]