КФУның ике проекты федераль финанслау алды
Югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына йомгак ясалды. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының ике проекты АНО «Россия – мөмкинлекләр иле» проектлары платформасына керә торган югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләр булды. Конкурста РФнең 77 субъектыннан 2000 проект катнашты. 142 югары уку йортыннан 312 проект конкурста җиңүче булды. […]
