КФУ Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясендә катнаша
Тарихи шәһәрләрнең бөтендөнья конференциясе беренче тапкыр Россиядә уза. Казанда «Милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллек нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас» темасына XVII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе ачылды. Чара Казан ратушасында башланды, ТР башкаласы мэриясе тарафыннан Тарихи шәһәрләр лигасы белән берлектә оештырыла. Тарихи шәһәрләр лигасы 1987 елда төзелгән, аңа дөньяның 65 иленнән 125 шәһәр керә, ә оешмасы белән Япониянең […]
