КФУда туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча эксперт-дискуссия мәйданчыгы булдырылачак

Халыкара мөнәсәбәтләр институтында РФдә тәрҗемә белемен үстерүнең стратегик үзәге бүлеге ачылачак. Халыкара фәнни семинар мәйданчыгында Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында Россиядә Тәрҗемә белемен үстерү стратегик үзәгенең профильле бүлеген ачу мәсьәләсе  каралды. Ул тәрҗемә белемендә яңа тенденцияләргә багышланган иде. Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының  филология факультеты оештырган «Тәрҗемә белемендә яңа […]

КФУда Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия тапшырылачак

Конкурста катнашу өчен гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты  «Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләр өчен» Н.И. Лобачевский исемендәге медален һәм премиясен алуга конкурс игълан итә. Н.И. Лобачевский исемендәге медаль, шулай ук акчалата премия (2021 елда аның күләме 75000 АКШ доллары тәшкил итә) ике елга бер тапкыр бирелә. Аны галимнәр фән […]

КФУ профессоры «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнде

Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең югары бүләге эскизы Казан университетында эшләнгән. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова «Хатын-кыз – милләт анасы» медале белән бүләкләнде. Бу – башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең иң югары бүләге. Медаль 2017 елда ХХ гасыр […]

КФУда “Сез alma mater тарихын беләсезме?” конкурсы старт алды.

Катнашу өчен гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә. Казан федераль университетында «Сез alma mater тарихын беләсезме?» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Интеллектуаль өлкәдә Казан федераль университетының көндезге уку формасы студентларыннан торган командалар ярыша ала. Командада иң күбе биш кеше була ала. Конкурсны оештыручылар – Казан университеты тарихы музее, Яшьләр сәясәте департаменты, социаль мәсьәләләр […]

«КФУ. Атна йомгаклары» программасының чираттагы чыгарылышы чыкты

Тапшыруның төп темасы – чит ил студентларын көндезге уку формасына кайтару, бушлай татар теле курслары. UNIVER TV студентлар телеканалында «КФУ. Атна йомгаклары» программасының чираттагы чыгарылышы чыкты. Вузга чит ил студентларын кайтару, КФУдагы бушлай татар теле курслары тапшыруның төп темалары.  Чит ил студентлары көндезге уку формасына кайталар. Хәзер алар өчен 14 көнлек обсервация чоры гамәлдән чыгарыла. […]

КФУда Кунсткамера директоры лекциясе узды

Андрей Головнев 2020 елдан Кунсткамераның база кафедрасы саналган Казан университеты антропология һәм этнография кафедрасының фәнни җитәкчесе. Бүген Казан федераль университетында Россия Фәннәр академиясе Бөек Петр (Кунсткамера) исемендәге  антропология һәм этнография музее директоры, антрополог, этнограф Андрей Головнев лекциясе узды.«Народоведение в России – активизация культурного потенциала многонациональности»  лекциясен КФУның булачак антропологлары һәм этнографлары тыңлады. Галимнең лекциясе хәзерге […]

КФУ метеорологы көчле суыклар турында кисәтте

Киләсе атна башында температура нормадан 16-17 градуска түбәнрәк булачак. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология һәм климатология, атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев кышның соңгы көннәрендә һава торышы нинди булачагы турында сөйләде. “Февраль аномаль салкын булды. Декабрьдә һава температурасы нормадан бераз түбәнрәк иде, гыйнварда – нормадан 1-1,5 градуска югарырак, ә февральдә нормадан […]

Казан университеты «ЭкоХаб» проектында катнаша

КФУ экологлары абитуриентларга керү шартлары һәм укыту процессы турында сөйлиләр. 18 һәм 19 февральдә Казанда «ЭкоХаб» уза. Анда абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр, шулай ук «экология» юнәлеше белән кайсы Казан югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Казан федераль университеты бу өлкәдә үз потенциалын тәкъдим итте. Чара ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай […]

КФУ студентлары «Экомарафон» җиңүчеләре булдылар

Казан университеты укучылары Россиянең 9 югары уку йорты арасында иң яхшылары булды. Казан федераль университеты студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Фундаменталь медицина һәм биология институты командасы Россиянең тугыз югары уку йортының 10 командасы арасында икенче урынны алды. Яңа ел экомарафоны 2020-2021 елларда Россиядә Германия елы кысаларында  Россия югары уку йортлары студентлары өчен узды, алар […]

КФУда COVIDтан вакцинация дәвам итә

Икенче уку корпусында хезмәткәрләргә вакцина ясау өчен күчмә медицина бригадасы эшли. Казан федераль университетында укытучыларны һәм хезмәткәрләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә. Бүген күчмә медицина бригадасы КФУның икенче уку корпусында эшләде. Мондый мөмкинлек Казан университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы һәм Казан федераль университетының Университет клиникасы эше ярдәмендә тормышка ашырылды. Вакцина үтәргә теләүчеләрне волонтер каршы ала. Нәкъ […]