КФУ аспиранты Япониядәге робоконкурста җиңү яулады

Бүген Рамил Сафин Казанга кайта. Интеллектуаль робототехник системалар лабораториясе хезмәткәре, Казан федераль университетының мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты аспиранты Рамил Сафин Япониядә ике айлык стажировкасын тәмамлый һәм бүген Казанга кайта. Киото университеты командасы составында ул RoboCup Rescue League эзләү-коткару роботларының халыкара конкурсында җиңүче булды. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Рамил Сафин үзе сөйләгәнчә, Япониядә стажировка “Академик […]

КФУда медицина снимоклары сыйфатын нейрочелтәр ярдәмендә яхшырталар

Галимнәрнең эше «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. Казан федераль университетының Исәп-хисап математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтында КФУның Университет клиникасында инде гамәлгә кертелә торган медицина сурәтләрен эшкәртү һәм анализлау өчен алгоритм эшләделәр. Хәтта медицина сурәтләрендә зур булмаган дефектлар да табибларның ялган диагнозларына китерергә мөмкин. Бу бигрәк тә бозылу җайланмадагы вак җитешсезлекләр  аркасында […]

КФУ ректоры вазифаларын башкаручы ил сәнәгате өчен кадрлар әзерләү системасы турында фикер алышуда катнашты

Бу мәсьәлә буенча киңәшмә бүген РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды. Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ведомство башлыгы урынбасары Алексей Ученов җитәкчелегендә Россия югары уку йортлары вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Чара катнаш форматта узды. Киңәшмәдә Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский да катнашты. Россия Федерациясе икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре кысаларында илебез […]

КФУ вәкилләре Россия-Африка клубының беренче утырышында катнашты

Аның төп темасы яңа геоикътисадый шартларда Россия һәм Африка илләренең уртак бизнес-проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышу булды. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының шәрыкны, Исламны өйрәнү һәм африканистика кафедрасы доценты Рамил Юзмөхәммәтов, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы доценты Евгения Храмова М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының глобаль процесслар факультетында узган Россия-Африка клубының […]

КФУ лицеистлары яшь геологларның кыр олимпиадасы призерлары булдылар

Катнашучылар минералогия, палеонтология, гидрология һәм радиометрия буенча белемнәрен сынады.  Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Казан федераль университеты  IT-лицееның «Ферсман»командасы мактаулы икенче урынга ия булды. Атна дәвамында Татарстан, Пермь крае һәм Кырым Республикасыннан, шулай ук Үзбәкстан һәм Казакъстаннан 300 дән артык укучы геологик тематиканың теоретик һәм кыр ярышларында үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте. […]

КФУ студенты Miss Global конкурсы номинациясендә җиңде

Алинә Гәрәева шулай ук конкурсның иң яхшы 25 катнашучысы арасына керде. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Алинә Гәрәева «Мисс фотогеничность – 2021» номинациясендә җиңде, шулай ук Балида, Индонезиядә узган Miss Global – 2022 халыкара матурлык конкурсының иң яхшы катнашучылары арасына керде. Исегезгә төшерәбез, Алинә Россиядән бердәнбер катнашучы булды. Студент кыз әйтүенчә, […]

КФУ эксперты кызуны ничек җиңелрәк кичерергә икәнен сөйләде

Иң элек ачык һавада озак йөрүдән качарга кирәк, бигрәк тә иң кызу вакытта – 11 дән 17 сәгатькә кадәр. Кызуны ничек җиңелрәк кичерергә, куркыныч янаган төркемгә керүче кешеләргә күпме сыеклык кулланырга, ә нинди ризыктан тыелырга кирәк? Татарстан Республикасында көтеләчәк 30 градуслы эсселек уңаеннан бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә Университет клиникасының профилактика бүлеге мөдире […]

Абитуриентлар ни өчен КФУны сайлаулары турында сөйләделәр

Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Казан федераль университеты абитуриентлары югары белем алу өчен КФУны сайлавы турында сөйләделәр. Казан университетында тулы куәткә кабул итү кампаниясе бара. Искәртәбез, КФУда БДИ нәтиҗәләре буенча яки кереш сынауларсыз документлар 25 июльгә кадәр, ә өстәмә кереш сынаулар (шул исәптән иҗади һәм һөнәри юнәлеш буенча) бирүче кешеләр – 15 […]

КФУда Татарстанда медицина юнәлеше буенча беренче магистратура ачылды

Аны тәмамлаучылар сәламәтлек саклау өлкәсендә җитәкче урыннарда эшли алачак. Казан федераль университетында «Иҗтимагый сәламәтлек саклау» («Сәламәтлек һәм озын гомер») юнәлеше буенча магистратурага документлар кабул итү башланды. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөдире Тимур Зефиров кемнәрнең ике ел эчендә медицина белеме ала алуы һәм бу юнәлешне тәмамлаучыларның кайда эшләячәге […]

КФУ профессоры җәйгә һава торышын фаразлады

Май аенда аномаль салкын су коену сезоны башлану вакытына тәэсир итми калмады. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, июнь һәм август айларында һава торышы климат нормасы чикләрендә булачак. Июльдә исә түбән температуралы фонны көтәргә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры, география фәннәре докторы Юрий […]