КФУ вәкилләре «Ел инженеры» конкурсында җиңде

Республика конкурсы Татарстан Президенты кушуы буенча уздырыла. Казан Кремлендә «Ел инженеры» икенче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында үтте. «Безнең республикада сәләтле, инициативалы һәм креатив рәвештә фикер йөртә торган кешеләр аз түгел. Алар өчен инженер профессиясе киләчәк тормыш юлын билгели. Эшче һәм инженер кадрлар әзерләү мәсьәләсе […]

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты дөньяда рус теле илчесе булачак

Халыкара волонтер программасының сайлап алу кампаниясе финалистлары, БДБ илләренә барып, укучылар һәм студентлар белән дәресләр уздырачак. «Дөньяда рус теле илчеләре» халыкара волонтерлык программасы сайлап алу кампаниясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4нче курс студенты Эмма Закирова – финалистлар рәтендә. Программаның идеясе – чит ил укучыларын һәм яшьләрен рус теле […]

КФУ студенты «Идарә ит!» менеджмент буенча яшьләр кубогының призеры булды

Илнең 82 вузы һәм көллиятенең 160 укучысы бәйге финалында катнашкан. «Идарә ит!» менеджмент буенча яшьләр кубогы финалы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева бронза призеры исеменә лаек булды. Әлеге бәйге «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе. Финал Мәскәүдә, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы […]

КФУ профессоры «Татарстан республикасының атказанган юристы» исеменә лаек булды

М. Таланның күпъеллык хезмәте республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Казан федераль университеты Юридик факультетының җинаять хокукы кафедрасы мөдире, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Таланга хокук фәне үсешенә һәм югары квалификацияле билгечләр әзерләүгә өлеш кертүе өчен «Татарстан республикасының атказанган юристы» исеме тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казан ратушасында «Ел юристы–2021» республика юридик премиясен тапшыру кысаларында үтте. Премиянең максаты […]

КФУ студенты «Идарә ит!» менеджмент буенча кубок финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк

Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева Россиянең иң яхшы идарә итү юнәлешендә белем алучы 150 студент исемлегенә эләккән. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева «Идарә ит!» менеджмент буенча кубок финалына юллама алды. Бу чара – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм РФ Президенты […]

КФУда «Лобачевский укулары» узачак

Анда Россиянең танылган математиклары катнашачак. Казан федераль университетында 1-4 декабрьдә катнаш форматта «Лобачевский укулары–2021» XX Бөтенроссия яшьләр мәктәп-конференциясе узачак, ул сәләтле яшьләрне фундаменталь фәнни тикшеренүләргә җәлеп итүгә юнәлтелгән. 1нче декабрьдә мәктәп-конференцияне Николай Лобачевский исемендәге халыкара медаль һәм премияне тапшыруга багышланган тантаналы чара ачып җибәрә. Ул КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында иртәнге 10да […]

КФУ студенты 2022 елда Шанхайда узачак WorldSkills ярышларында катнашырга мөмкин

Тиздән Россия җыелмасына кергән яшь профессионалларның исемнәре билгеле булачак. Казан федераль университеты Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институтының 1нче курс студенты Анастасия Иванцова 2022 елда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм катнашу өчен Россия җыелмасы составына керде. Анастасия «Интерьер дизайны» юнәлеше буенча белем ала. Ул КФУга Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумын тәмамлаганнан соң […]

КФУ «Географик диктант» халыкара акциясе уздыруның мәйданчыгы булды

Үз белемнәреңне 24нче ноябрьгә кадәр тикшереп була. Казан федераль университеты «Рус географик җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ел саен уздыра торган «Географик диктант – 2021» халыкара агарту акциясенә кушылды. Географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла торган диктантның инициаторы – Россия Федерациясе Президенты, «Рус географик җәмгыяте»нең Попечительләр советы рәисе Владимир Путин. 14 ноябрьдә […]

КФУ командасы – «Экомарафон»да иң яхшыларының берсе

Бөтенроссия конкурсы Россиядә Германия елы уңаеннан оештырылды. Казан федераль университеты командасы «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында Россиянең әйдәп бара торган тугыз вузы арасында икенче урын яулады. Экомарафонны Халыкара хезмәттәшлек буенча алман җәмгыятенең «Россия Федерациясендә калдыклар белән нейтраль дәрәҗәдәт эш итү» Россия-Германия проекты оештырды. Ул Россиядә Германия елы уңаеннан Гете-Институты белән берлектә уздырылды. Яшь буын вәкилләре арасында экологик […]

Үзбәкстан галимнәре КФУда стажировка уза

Чаралар дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә офлайн-форматта уза. Казан федераль университетында Үзбәкстан Республикасы Коканд дәүләт педагогика институты (КДПИ) укытучыларының «Югары мәктәп укытучыларының һөнәри компетенцияләрен үстерү стратегиясе» академик стажировкасы дәвам итә. «Казан университетының данлыклы тарихы, КФУда тормышка ашырыла торган педагогик белем бирү моделе, дөнья рейтингларында Education өлкәсендә югары уку йортының югары позицияләре чит ил хезмәттәшләренең кызыксынуына […]