КФУ Энтомологы май коңгызларының Казанда күп булуы нәрсәгә бәйле булуы турында сөйләде
Николай Шулаев фаразлавынча, бөҗәкләрнең зур активлыгы киләсе атнада, бәйрәм яллары чорында көтелә. Соңгы көннәрдә Казанда май коңгызлары (лат. Melolontha) бик күп күренә башлады. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев әлеге күренешкә аңлатма бирде. Белгеч әйтүенчә, моның сәбәбе – Татарстан халкы быел күзәткән иртә аномаль җылыну. […]
