«Фән кешеләре»: КФУ Казан Кремлендә күргәзмә ачты
Экспозиция шәһәр халкын һәм туристларны галимнәр командасы һәм аларның төп эшләнмәләре белән таныштыра. Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «Фән кешеләре» күргәзмәсе ачылды. Ул Казан федераль университеты «Приоритет – 2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәренең проект командаларына багышланган. Проект КФУның мәгълүмат сәясәте департаменты тарафыннан […]
