Казан университеты тарихы музее «Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе» онлайн-күргәзмәсен әзерли

КФУ студентлары, мөгаллимнәре һәм вузны тәмамлаучылар күргәзмәне оештыруга үз өлешен кертә ала. Күргәзмә карантин вакытында Казан федераль университеты, аның хезмәткәрләре һәм студентларының тормышын чагылдыручы уникаль материалларны үз эченә алачак. Шәхси әйберләр, норматив-хокукый актлар, документлар, фотографияләр, аудио һәм видеоматериаллар, интернетка куелган сурәтләр, студент проектлары, анкета нәтиҗәләре – барлык җыелган артефактлар “Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе” күргәзмәсен булдыру өчен […]

30 апрельдә КФУ ректоры Илшат Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла

Беренче тапкыр онлайн-трансляция берьюлы берничә мәйданчыкта узачак: «ВКонтакте»да, «Универ ТВ»ның YouTube каналында һәм шулай ук Twitch та. 30 апрель 14.00 сәгатьтә, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла. КФУ студентлары һәм укытучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алачак. Чараның модераторы КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский булачак. […]

КФУ – “Эксперт”ның Җир турындагы фәннәр өлкәсендә рейтинг лидеры

Казан университеты берьюлы берничә юнәлеш буенча үсеш күрсәтә. «Эксперт» аналитик үзәге мәгълүматлары буенча, Казан федераль университеты «Җир турында фәннәр» юнәлеше буенча уку йортларының фәнни продуктивлыгы рейтингы – 2020 буенча 1 нче урынны алып тора. Шулай ук “Гуманитар фәннәр”, “Бизнес һәм менеджмент”, “Икътисад”, “Социаль фәннәр” өлкәләрендә үсеш күзәтелә. КФУның рейтингта катнашуы нәтиҗәләре буенча, югары уку йорты […]

Һәр елны үтә торган КФУ вакансияләр ярминкәсе онлайн форматта узачак

Эш бирүчеләр һәм студентлар очрашуы беренче тапкыр “онлайн” режимда узачак. Казан федераль университетының виртуаль вакансияләр ярминкәсе 28 апрельдә «Факультетус» платформасында ачылачак. Үзендә традицион вакансияләр ярминкәсе, заманча HR-порталлар һәм инновацион технологияләр  форматларын берләштереп, университетлар, студентлар һәм эш бирүчеләр өчен “Факультетус” цифрлы карьера мохите вуз һәм эш бирүче арасында хезмәттәшлекнең эксклюзив каналы булып тора. Ярминкәдә катнашу өчен […]

КФУ лицейлары чыгарылыш укучыларының конкурентлыкка сәләте буенча Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә

RAEX рейтинг агентлыгы Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе рейтингын бастырды. RAEX (РАЭКС-Аналитика) рейтинг агентлыгы чыгарылыш укучыларының конкурентлыкка сәләте буенча иң яхшы 100 мәктәп еллык рейтингын төзеде. Анда укучылары RAEX рейтингыннан Россиянең иң яхшы югары уку йортларына уңышлы керә торган мәктәпләр керде. Алар арасында  Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей һәм Казан федераль университетының IT-лицее да бар. Россиянең […]

Яр Чаллы институтының чит ил студентлары азык-төлек җыелмалары алды

Акциядә югары уку йорты, предприятие, шәһәр администрациясе вәкилләре, шулай ук шәһәрнең үзбәк җәмгыяте вәкилләре һәм әгъзалары катнаша. КФУның Яр Чаллы институтында чит ил студентларына ярдәм йөзеннән күркәм акция оештырылды.  Дөньякүләм пандемия теге яки бу дәрәҗәдә һәр кешегә кагылды, һәм күпләр, шул исәптән, КФУның Яр Чаллы институтының чит ил студентлары да хәзер катлаулы тормыш хәлендә калды. […]

КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда Антарктида ачуның 200 еллыгына багышланган онлайн-дәресләр сериясе старт алды

Чара кысаларында лицей укучылары лекция тыңлаячак, әлеге тема буенча тестлар узачак. КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда Антарктида ачуның 200 еллыгына багышланган онлайн-дәресләр сериясе старт алды. Алар 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара укучыларны Антарктида ачылу тарихы белән таныштыру, рус галимнәренең аны ачуга керткән тикшеренүләрнең өлешен күрсәтү максатыннан үткәрелә. Һәр сыйныфта узачак география дәресләрендә лицеистлар ничек итеп […]

Россиядә илнең тамгаланган оборона линияләрен тикшерү һәм саклау буенча КФУ проекты старт ала

Россия тарих җәмгыяте инициативасы Россия президенты тарафыннан хупланды. Россия тарих җәмгыяте (РИО) инициативасы  Россия президенты тарафыннан хуплау тапты. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр мәдәни мирас объектлары буларак Россиянең тамгаланган чикләре үзенчәлекләрен саклау һәм популярлаштыру проектын эшләтеп җибәрү турындагы тәкъдим узган елның июнендә, Россия тарих җәмгыятенең еллык гомуми җыелышында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, Җәмгыять советы әгъзасы […]

Илшат Рәфкать улы Гафуров өченче срокка КФУ ректоры итеп билгеләнде

Тиешле күрсәтмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Владимирович Мишустин имзалады. Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесе ректоры турында” 2020 елның 9 апрелендәге 947-р номерлы күрсәтмә белән Илшат Рәфкать улы Гафуровны 5 елга КФУ ректоры итеп билгеләде.     Автор: фото: Никита Тохтасинов

2020 елда КФУга кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре билгеле булды

Казан университеты абитуриентлары гаризаларын һәм документларын электрон рәвештә тапшыра алачак.  2020 елның 20 июнендә Казан федераль университетында кабул итү кампаниясе башлана. Укытуның бюджет формасына документлар кабул итү 10 августта тәмамланачак. Абитуриентлар гаризаларын һәм документларын 20 июньнән башлап, электрон формада, КФУның “Буду студентом”  социаль-белем бирү мохитендә теркәгән вакытта формалашкан шәхси кабинеты аша тапшыра ала. Эчке керү […]