КФУ КДМУ белән берлектә «Медицина хокукы клиникасы» уникаль белем бирү проектын гамәлгә ашыра

Республика тарафыннан грант бирелгән проект табиб хаталарын булдырмый калуга юнәлдерелгән. «Медицина хокукы клиникасы» белем бирү проекты быелның мартында Татарстан Республикасы бюджетыннан физик затларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен  бирелә торган республика грант конкурсының «Карьера һәм һөнәри үзбилгеләнү» номинациясендә җиңүче булды. «Медицина хокукы клиникасы ” 2018 елда Казан федераль университетының Фундаменталь […]

КФУда интерактив чаралар сериясе узачак

Алар 26-29 март көннәрендә булачак. Казан (Идел буе) федераль университетының яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты хезмәткәрләре КФУ иҗтимагый оешмалары белән берлектә 26-29 март көннәрендә узачак интерактив чаралар сериясен әзерләделәр. 26 март 12: 00 «Эрудит». Виджет-тест 12: 00 Спорт турында мемнар конкурсы башлана 14: 00 “Мантыйк кайда?” интеллектуаль уены 17: 00 […]

КФУда тулай торакларны карап тоту буенча чаралар көчәйтелде

Университет студентларны тулай тораклардан кумый – барлык теләүчеләр дә яши ала.  Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрыгының “РФ территориясендә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү шартларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы оешмаларның тулай тораклары, кунакханәләр, шифаханәләр, пансионатлар, ял йортлары һәм башка тору урыннары эшчәнлеге турында” 453 нче номерлы карары нигезендә, Казан […]

КФУда дистанцион укытуга күчү буенча фикер алыштылар

Бу чара студент һәм укытучыларның үзара читтән торып аралаша алу мөмкинлеген тәэмин итә.  Казан федераль университетында цифрлы икътисад белемен һәм күнекмәләрен тәэмин итү өчен белем бирү һәм методик материаллар белән алмашу коммуникатив мохитен тәкъдим итү буенча вебинар үтте. Университет студентларны укыту һәм тәрбияләүдә куркынычсыз шартлар белән тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрә. Вебинар КФУның […]

Булачак журналистлар – бәйгегә!

2017 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы старт алган иде.  Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы […]

“Ачык ишекләр” һәркемгә ачык

КФУда, күптәнге гадәтне дәвам итеп, үткән ялда “Ачык ишекләр” көне узды. Хәзер бөтен мәгълүмат югары уку йортларының сайтында күрсәтелгән, хәтта укырга керергә онлайн гариза язарга мөмкин дисәләр дә, күзгә-күз карап сөйләшүнең әһәмияте бер дә кимемәгән әле. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә узган очрашуда моңа тагы бер кат инандык. Сораулар да күп булды. Укучыларны бигрәк тә […]

КФУның 4 студенты “Мин – профессионал” олимпиадасында җиңү яуладылар

Мәскәүдә “Россия-мөмкинлекләр иле” дип исемләнгән бөтенроссия форумының бүләкләү тантанасы узды. Анда студентларның “Мин – профессионал” дип исемләнгән беренче профессиональ олимпиадасында катнашучы 237 медалистны бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасына Казан федераль университетында белем алучы студентлар да бар, алар «геология», «социология», «мәгълүмат һәм кибербезопасность», «нефть һәм газ эше» юнәлешләре буенча җиңү яуладылар. КФУдан катнашучы вәкилләр көмеш һәм бронза медаленә […]

Spell Battle – орфография бәйгесе

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Spell Battle тел проектының чираттагы уены булды. Уенда Кытайдан килгән 36 студент катнашты. Алар Сиань университетыннан килеп, Казанда бер еллык стажировка уза. Проектның асылы телдән кабатлап, орфография диктантын берничә телдә оештыру. Бу уенда эшче телләр булып инглиз һәм рус теле алынды. “Катлаулы” […]

Журналист Александр Минкин: «Журналистика – сәяси профессия»

Бүген, КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә танылган журналист, театровед, 2 тапкыр «Алтын каләм» Россия журналистлары премиясе иясе Александр Минкин белән очрашу узды. Бүген ул Мәскәүдә чыга торган «Московский комсомолец» газетасында эшли. Очрашу аның Казанга килү сәбәбен аңлатудан башланды. Баксаң, ул биредә очраклы гына түгел икән. Шушы көннәрдә Татарстан башкаласында бара торган Ф.Шаляпин исемендәге XXXVI […]

«Әгъзамов укулары – 2018»

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне «Әгъзамов укулары – 2018» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.  Конференциянең максаты – хәзерге заман журналистикасындагы фәнни, фәнни-гамәли һәм белем бирү проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү. Конференциянең бурычлары: 1) Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең милли журналистика тәҗрибәсен   […]