КФУда эчке керү сынаулары махсуслаштырылган системада узачак

Ул абитуриентның барлык гамәлләрен теркәргә мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се – бюджет, 10679ы – контрактлы формага. “Бүгенгә тапшырылган гаризалар саны план күрсәткеченнән күбрәк. Әмма без барлык БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, аларның тагын да күбрәк булуын көтәбез. Бу […]

КФУда студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру дәвам итә

Бүген 249 студент эшле булган, шуларның 96сы – чит ил студентлары. Май аенда Казан федераль университетында чит ил студентларын вакытлыча эшкә урнаштыру кампаниясе башланып китте. Студентлар өчен университет 300 гә якын эш урыны булдырган, 2 меңнән артык вакансияне Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм компанияләре тәкъдим иткән. Күп кенә студентлар сайлап алуны уңышлы үтте һәм эшкә кабул […]

КФУның үз телеграм-каналы барлыкка килде

Тиздән кулланучылар белән кире элемтә өчен телеграм-бот эшли башлаячак.  Казан федераль университетының Телеграм мессенджерында үз аккаунты барлыкка килде.  Бүген университетның социаль челтәрләрдә эше яхшы оештырылган. Аның “ВКонтакте”, Instagram һәм Facebook тагы аккаунтлары актив эшли. Һәр социаль челтәрдә мәгълүмат бирү, аудиториягә бәйле булганга,  төрле. “Казанский федеральный” телеграм-каналы – университет, студентлар, дөньякүләм фәнни бергәлек һәм фәнни-популяр темалар […]

КФУ һәм «Русфонд» уртак лабораториясендә COVID-19 га 5 меңнән артык тест үткәрелгән

Сөяк миенең потенциаль донорларын типлаштырганда кулланыла торган медицина техникасы коронавируска анализлар үткәрү өчен файдаланылган. Пандемия башыннан,  Казан федераль университеты тарафыннан “Русфонд” белән берлектә төзелгән сөяк миенең потенциаль донорларын беренчел типлаштыру буенча фәнни лаборатория өлешчә КФУ клиникасы пациентларын һәм табибларын коронавируска диагностикалау өчен файдаланылган. Апрельдән июньгә кадәр анда 5 меңнән артык тест үткәргәннәр. Клиника көн саен […]

КФУда 2020 елгы чыгарылыш студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды

Бишле билгеләренә генә тәмамлаган иң яхшы чыгарылыш студентларына дипломнарны Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тапшырды. Бүген, 8 июль көнне, Казан федераль университетының ректор ишегалдында 2020 елда укуны тәмамлаган 22  студентка  “кызыл” дипломнар тапшыру тантанасы узды. Алар арасында – яшь тикшеренүчеләр, Татарстан Республикасы иҗтимагый тормышында активистлары, эзләнүчеләр, журналистлар, волонтерлар, спортчылар бар. Чарада Россия төбәкләре, Босния […]

КФУга укырга керү өчен абитуриентлар 15 меңнән артык гариза тапшырган

Казан университетына укырга кергәндә олимпиадаларда җиңүчеләр, БДИ буенча йөз баллы укучылар, КФУ лицейларын тәмамлаучылар өчен аерым өстенлекләр бар. Дистанцион форматта булуга карамастан, Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе көчәйтелгән режимда эшли. Бүгенге көндә абитуриентлардан укытуның бюджет формасына – 7907, контрактлысына – 7420 гариза кабул ителгән. Чит ил гражданнары 4800 дән артык гариза тапшырган. Алар арасында […]

КФУ доценты РФ законнарын яңарту буенча эшләячәк

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертелгәннән соң, йөздән артык федераль конституцион һәм федераль законнарны үзгәртү яисә кабул итү таләп ителә. Федераль һәм региональ законнарны Россия Конституциясенә туры китерү РФ Федерация Советының һәм төбәк парламентларының бурычы булып тора. Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем үз эшен әлеге закон чыгару эшчәнлегендә җәмәгатьчелек фикере аккумуляторы буларак […]

КФУда «Наука PRO» социология турында телевизион тапшыру төшерде

Бу әлеге фәнни-агарту проектының Казандагы беренче программасы.   Бүген Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары  мәктәбе шоу-румында социология темасына «Наука PRO» россия проекты съемкалары узды. Тапшыру экспертлары буларак КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви  коммуникация институты белгечләре катнашты. Тапшыру социология фәне һәм аның аерым мәсьәләләренә багышланган иде. «Наука PRO» Youtube-каналында теге яки бу фәнне ни өчен […]

Илшат Гафуров гаммәви мәгълүмат чараларында Россия югары уку йортлары ректорлары искә алынуның топ-5 рейтингына керде

Сайлап алу 2020 елның июнь аенда эшләнгән.     “Петербург сәясәте” фонды “Давыдов.Индекс” эксперт челтәре белән берлектә гаммәви мәгълүмат чараларында Россия югары уку йортлары ректорларын искә алу рейтингы әзерләнгән. Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров бишенче урында тора. Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе югары уку йортлары ректорларын искә алу очракларын санау агымдагы елның […]

Икътисад белгечлекләрен тәмамлаучыларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча КФУ унлыкка керде

Әлеге белгечлекләрне тәмамлаучыларның хезмәт хакы арткан, шулай ук БДИ баллы буенча күрсәткечләр яхшырган.  2014 – 2019 елларда вузны тәмамлаган, икътисад һәм финанслар өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Россия югары уку йортлары рейтингы игълан ителде. Казан федераль университеты әлеге белгечлекләрне тәмамлаучыларның хезмәт хакы үсеше күрсәткечләрен, шулай ук БДИ баллын яхшыртып, топ-10 рейтингка керде. […]