КФУ лицеисты Информатика буенча яшүсмерләр арасында Европа олимпиадасында алтын медаль алды

КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучысы Валерий Родионов 430 балл җыйган. European Junior Olympiad in Informatics (EJOI) дистанцион форматта тәмамланды. Ярышта 27 илдән 15 яшькә кадәрге 136 укучы катнашты. Россиядә олимпиаданы Иннополис, Мәскәү һәм Чиләбе Университетында онлайн-прокторинг системасы буенча оештырдылар. Ә оештыру комитеты һәм олимпиаданың жюрисы Тбилисида (Грузия) урнашкан. EJOI дүртенче тапкыр узды. Олимпиадада Әрмәнстан, […]

Цифрлы ресурслар куллану буенча КФУ уку йортлары рейтингында үсте

Казан университеты рейтингта 785 югары уку йорты арасында 138 нче урында. “Юрайт” белем бирү платформасы югары уку йортларында цифрлы ресурслардан файдалану буенча илкүләм тикшеренү үткәрде, электрон платформаларны куллану буенча статистика җыйды һәм “уку йортлары рейтингы” дигән хисап әзерләде. “Юрайт” мәгариф платформасы рейтингы агымдагы эпидемиологик вәзгыять онлайн-сервисларны куллануга ничек йогынты ясавын күрсәтә. Объектив статистик мәгълүматлар интернет-белем […]

КФУ хезмәткәрләре проекты «Сириус.җәй» программасы лауреаты булды

TeenTime цифрлы агентлыгы яшьләр арасында фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында TeenTime Яшьләр цифрлы агентлыгын эшләүгә керештеләр. «Сириус. Җәй: үз проектыңны башла” программасының лауреаты булган проект турында аның җитәкчесе, КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Ольга Волчкова сөйләде. «Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы […]

КФУ – «100% Татарстан» форумы катнашучысы

Бүген Казан университеты тәҗрибәсе күрсәтеләчәк. ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр “100% Татарстан” дигән масштаблы ике атналык онлайн-чара үткәрелә, анда Татарстан тәҗрибәсе турында сөйлиячәкләр, бер үк вакытта бу татарстанлылар, партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү өчен коммуникацион платформа да. Интеллектуаль эшлекле киңлек Татарстанның киләчәк стратегик үсешенең төп темаларын ачыктан-ачык тикшерәчәк үз […]

КФУ белгечләре хәзерге заман мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алышты

Сүз онлайн-укыту, цифрлы платформаларда эшләү, инклюзив белем бирү укытучыларын әзерләү турында барды. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында заманча мәгариф системасы тенденцияләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты (ИПО) директоры Айдар Кәлимуллин студентларны цифрлы дәресләр һәм онлайн-курслар ясарга өйрәтергә кирәк дип саный: “Инде беренче ел гына түгел, Казан […]

КФУ һәм «Радиоприбор» АҖнең уртак эшләнмәсе «Армия-2020» форумында икенче урынны алды

Конкурс финалында барлыгы 160 проект тәкъдим ителде. “Армия-2020” халыкара хәрби-техник форумы 23-29 августта “Патриот” Россиянең Кораллы көчләре күргәзмә үзәгендә, Кубинка аэродромы һәм Алабино полигоны территориясендә уза. Казан федераль университетының цифрлы трансформацияләр үзәге һәм «Радиоприбор» акционер җәмгыяте галимнәренең «Трибоэлектр кабеле нигезендә вибрацион типтагы периметраль саклау системасы» проекты VI Халыкара хәрби-техник форумда оборона-сәнәгать комплексы өчен фәнни-техник эшләнмәләр […]

КФУ студенты «Таврида» форумында грант отты

400 мең сум “Әйдә Татарстанга” проектын гамәлгә ашыруга тотылачак. Кырымда “Таврида” бөтенроссия форумының грант конкурсы тәмамланды. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 курс магистры Регина Гәрәева 400 мең сумлык грант отты. Барлыгы 12 млн сумга 15 проект ярдәм алды. Казан федераль университеты студенты эчке туризмны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Әйдә Татарстанга» проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Регина […]

КФУда яңа уку елына багышланган турыдан-туры эфир узды

Турыдан-туры трансляция вакытында Казан федераль университеты җитәкчелеге вәкилләре абитуриентлар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап бирде. Казан федераль университетында яңа уку елы башлануга һәм тулай торакка урнашуга багышланган турыдан-туры эфир узды. Трансляция бер үк вакытта онлайн-мәйданчыкларда: КФУ, UNIVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең “ВКонтакте”, Twitch һәм YouTube аккаунтларында барды. Социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында […]

Казанда «ЭтноСтартапФорум» республика форумы узачак

Анда республикадан 150 яшь кеше катнаша. 28 августтан 30 августка кадәр Казанда беренче республика «ЭтноСтартапФорум» узачак. Ул Татарстан халыклары мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру буенча яшьләр эшкуарлык инициативаларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм алга җибәрүгә багышланган. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра торган форумның максаты – милли колоритлы продукция җитештерә торган эшкуарлар бергәлеге булдыру, тәҗрибә […]

КФУ һәм Канадзава университеты онлайн-форматта мәдәни алмашу программасын гамәлгә ашыра

Программаның беренче этабы июль ахырында узды, икенчесе 2021 елның февраль аена планлаштырылган. Канадзава университеты (Япония) Казан федераль университетының күптәнге партнеры. Хезмәттәшлек  гуманитар өлкәләрдә дә, төгәл фәннәрдә дә үсә. Хезмәттәшлекне ныгытуның чираттагы мөһим этабы 2018 елның көзендә булды: ул вакытта КФУ вәкилләре дә кергән Татарстан Республикасы делегациясенең Япониягә визиты барышында тулы бер документлар пакеты имзаланды. Яңа […]