КФУ студентларын «Достижение» бизнес-проектлар конкурсында катнашырга чакыралар
Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты студентларын иҗтимагый, социаль һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Достижение» социаль бизнес-проектлар халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурсның максаты – 18-23 яшьлек студентлар арасында социаль эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Аның бурычларының берсе – үз тормышы өчен җаваплы, иҗтимагый тормышны үзгәртүдә эшлекле, баланслы һәм дөрес карарлар кабул […]
