КФУда финанс грамоталыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды
Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. “Быелдан башлап КФУ Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы исемлегендәге һәм ил вузларына ташламалы керү […]
