КФУның иң өлкән абитуриентына – 72 яшь

Бүген бюджет урыннарына конкурс кысаларында гаризалар кабул итү тәмамлана. Казан федераль университетына абитуриентлардан 100 меңнән артык гариза бирелгән. 31 мең кеше университетка укырга керү нияте турында белдерде. Бу хакта кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте. “Бүген Казан университетына бюджет урыннарына бакалавриатка, специалитетка һәм магистратурага конкурс кысаларында гаризалар кабул итүнең соңгы көне (18.00 […]

КФУ вәкилләре «Биосфера» лагере укытучылары булачак

Профильле сменада катнашучылар Казан университеты галимнәре җитәкчелегендә тикшеренү эшләре алып барачак. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары экология һәм биология буенча республикакүләм “Биосфера”  профильле сменасында (XXVII Республика “Биосфера” лагерь-мәктәбе) катнашучы мәктәп укучыларына белем бирәчәк. Смена 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында уза. Анда 7-11 сыйныф укучылары – […]

КФУ магистры Собчак исемендәге стипендиягә ия булды

Ул 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 августына кадәр ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, Казан федераль университеты Юридик факультетының 2 нче курс магистранты Кирилл Нагорнов 2021/22 уку елында А.А. Собчак исемендәге стипендиягә ия булды. А.А. Собчак исемендәге стипендия «Юриспруденция» белгечлекләре яисә әзерлек […]

КФУ IT-лицее командасы яшь геологлар олимпиадасында җиңде

Иң югары нәтиҗәләрне күрсәткән катнашучылар Екатеринбургтагы XIII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак. VII Республика яшь геологлар олимпиадасы тәмамланды. Анда Казан федераль университеты IT-лицееның «Ферсман» командасы җиңде. Олимпиадада җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнде. Шәхси зачетта 1 нче урынны Элина Латфуллина (өч алтын), 3 нче урынны Гадел Сөнгатуллин алды. Команда составына шулай ук Анна Гаврилова, Александр […]

«iВолга-2021» форумына теркәлү ачылды

Чара 20-24 августта «онлайн» узачак. Идел буе федераль округының «iВолга» Яшьләр форумына теркәлү башланды, ул 20-24 августта «онлайн» режимында узачак. Тамашачылар һәм резидентлар сигез яңа смена буенча белем бирү программасын уза алачак, шулай ук мәдәни программаларда һәм форум проектлары конкурсында катнаша алачак. Катнашучылар ике төркемгә бүленәләр: резидентлар һәм тамашачылар. Резидентлар – форумның барлык чараларында катнаша […]

КФУ студенты «Студентлар лидеры-2021» Бөтенроссия конкурсының округ этабында җиңде

Чара студентларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарны һәм норматив-хокукый актларны белүне, лидерлык сыйфатларын ачыклау максатыннан оештырылды. Оренбург өлкәсендә «Студентлар лидеры» XV Бөтенроссия конкурсының Идел буе округ этабы узды. Казан федераль университетының Юридик факультеты студенты Булат Насыйбуллин 12 конкурсант арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңү яулады. Булат Насыйбуллин «Татарстан Республикасы Студентлар лидеры-2021» конкурсы лауреаты, КФУ студентларының […]

КФУның IT-лицей укучылары Innopolis Open Robotics – 2021 олимпиадасы җиңүчеләре

IOR – мәктәп укучылары өчен интеллектуаль робототехник системалар эшләү буенча ачык команда проект олимпиадасы.  “Манипуляционные ИРС”, “Мобильные ИРС” профильләре буенча Innopolis Open Robotics – 2021 олимпиадасының халыкара финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Алар арасында Казан федераль университетының СУНЦ укучылары да бар.  Innopolis Open Robotics (IOR) Олимпиадасы – мәктәп укучылары өчен интеллектуаль робототехник системалар […]

КФУда абитуриентлардан 18 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Гаризаларның 98 проценты диярлек дистанцион тапшырылган. Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә абитуриентлардан 18 меңнән артык гариза килгән. Бу алдагы атнага караганда 14,5 меңгә күбрәк. “Без гаризаларны турыдан-туры һәм дистанцион форматларда кабул итәбез. Бер атна элек гаризалар саны 3,5 мең тәшкил итте, бүген бу 18 меңнән артык. Бу көтелгәнчә, чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен […]

КФУ IT-лицей укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды

Тантаналы чарада 70 унберенче сыйныф укучысы аттестатлар алды. Казан федераль университеты IT-лицееның махсуслаштырылган уку-фәнни үзәге (СУНЦ) унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булды. Тантаналы чараны КФУ IT-лицее директоры Илдар Мөхәммәтов ачты. Ул чыгарылыш укучыларын котлады, аларның илнең иң яхшы лицейларының берсен тәмамлауларын билгеләп үтте. “Сез – шәп, сез, мөгаен, илдә иң яхшыларыдыр. Сезнең исемнәрне ишетербез […]

КФУ Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясендә катнаша

Тарихи шәһәрләрнең бөтендөнья конференциясе беренче тапкыр Россиядә уза. Казанда «Милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллек нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас» темасына XVII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе ачылды. Чара Казан ратушасында башланды, ТР башкаласы мэриясе тарафыннан Тарихи шәһәрләр лигасы белән берлектә оештырыла. Тарихи шәһәрләр лигасы 1987 елда төзелгән, аңа дөньяның 65 иленнән 125 шәһәр керә, ә оешмасы белән Япониянең […]