КФУ студентлары Толстой диктантын язды

Рус теле белемнәрен 70кә якын студент тикшерде. Казан федераль университетында Толстой диктанты узды. Ул «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Диктантны оештыручылар – КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Чара Рус […]

Казан университеты мөгаллимнәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Тантана профессиональ бәйрәм – Укытучылар көне уңаеннан уздырылды. Казан федераль университеты мөгаллимнәренә һәм КФУ лицее укытучысына Халыкара укытучы көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы мөгаллимнәрне хөрмәтләү тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткәрелде. КФУның Махсуслашкан уку-укыту-фәнни үзәге – IT-лицейның югары квалификацион категорияле информатика укытучысы Елена Митясова  узган уку елында БДИны 100 баллга тапшырган биш […]

“Буревестник” лагеренда активистларның “Лидер” сменасы үтә

Смена яңа уку елына әзерлек һәм фикердәшләр арасында вакытны файдалы итеп үткәрү өчен уздырыла. «Буревестник» спорт-савыктыру лагеренда активистларның «Лидер» сменасы башланды. Студентлар сменасында Казан федераль университетының Алабуга һәм Яр Чаллы институтлары абитуриентлары һәм студентлары катнашты. Август ахырында «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагере КФУның Алабуга һәм Яр Чаллы институтларының актив һәм иҗади студентларының очрашу урынына әверелә. “Лидер” сменасы […]

КФУда алгебра, анализ һәм геометрия буенча халыкара конференция ачылды

Чараның кульминациясе –  Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге медален һәм премиясен бирү буенча халыкара жюри утырышы булачак. Казан федераль университетында алгебра, анализ һәм геометрия буенча халыкара фәнни конференция һәм “Заманча геометрия һәм аның кушымталары” халыкара конференциясе ачылды. Чара 23-27 августта катнаш форматта уза. 180 кеше көндезге форматта катнашачак. Гомумән алганда, конференция 300гә якын Россия һәм […]

КФУ доценты биологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү программасын булдырырга тәкъдим итте

КФУ катнашында Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Актанышта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында хәзерге заман мәгарифе – һәркем өчен мөмкинлекләр» республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе […]

КФУда инновацион белем бирү тирәлеге булдыру проекты турында фикер алыштылар

Проект Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 28 июлендәге 1268 номерлы карары белән расланды. Казан федераль университетында югары уку йортының төп структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кафедра мөдирләре белән киңәйтелгән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне КФУ ректоры Илшат Гафуров алып барды. Анда 2021 елгы кабул итү кампаниясе, КФУның йогышлы авырулар  вакытлы госпитален кирәкле дарулар белән тәэмин итү, яңа […]

Мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале катнаш форматта узачак

Чара КФУның Алабуга институты базасында узачак. Казан федераль университетының Алабуга институтында 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бу чарага багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Роза Әхмәдиева, КФУның Алабуга […]

КФУда мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак

Казан университетының танылган фәнни бренды Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрнең 500 укытучысын берләштерәчәк. Казан федераль университетының Алабуга институтында 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Ул дөньяның төрле илләре педагогларын, галимнәрен, белгечләрен берләштерәчәк. Фестиваль КФУның РФ интеллектуаль милек буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән  танылган фәнни бренды булып тора. Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале – […]

КФУ студентлары Дондагы Ростов шәһәрендә туристлык сәфәрендә булдылар

 Казан университеты студентлар туризмын үстерү проектында катнаша.  РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының студентлар туризмын үстерү буенча пилот программасы 15 июльдә  эшли башлады. Анда 15 югары уку йорты катнаша, шул исәптән Казан федераль университеты да. Ростов-Донга сәфәрдә Физика институтының, Юридик факультетның, Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының һәм Фундаменталь медицина […]

Абитуриентлар арасында иң популяр КФУ институтлары билгеле

Казан федераль университетына 107 мең гариза бирелгән. Казан федераль университетына 32 мең абитуриенттан 107 мең гариза тапшырылган (шуларның 75,5 меңнән артыгы – бюджет урыннарына), дип хәбәр итте кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик. “Кичә абитуриентлардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Баш вузга бакалавриат бюджетына, белгечлек һәм магистратурага 66836 гариза бирелгән, Алабуга институтына – 2330, ә […]