Биләрдә КФУның археологик практикасы кысаларында тимерче учаклары тикшерелә
Галимнәр фикеренчә, алар монгол-татар явыннан саклануга әзерлек белән бәйле. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларының практикасы барышында Биләр шәһәрлеге территориясендә монгол чорына кадәрге артефактлар табылды. Болгар башкаласында металлургия, тимерчелек эше, зәрканчылык, пыяладан өреп төрле әйберләр ясау, тире эшкәртү һәм башка һөнәрчелек чәчәк аткан. Биләр археология экспедициясе 1967 елда эшли башлый. Аны Альфред Хәсән улы […]
