КФУ аспирантлары хәрәкәт сканерын булдырган
ActureScan имгәнүләрдән соң авыруларны тернәкләндерү, инсульт, шулай ук спорт күнегүләренең нәтиҗәлелеген арттыру өчен кулланылырга мөмкин. Кешенең хәрәкәт функцияләрен диагностикалау өчен ActureScan программа-аппарат комплексын Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының 3 курс аспиранткалары төзегән. Виктория Смирнова һәм Елена Семенова бер ел элек “Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр булдылар һәм “Видеофиксация мәгълүматлары буенча кешенең хәрәкәт функцияләрен диагностикалау […]
