КФУ илдә иң югары хезмәт хакы түләнә торган IT-белгечләрне әзерли

Профильле рейтинг нәтиҗәләре басылып чыкты. SuperJob тикшеренү үзәге 2017-2022 елларда вуз тәмамлаган яшь белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча 2023 ел өчен Россия югары уку йортлары рейтингын тәкъдим итте. Казан федераль университеты рейтингның 10 нчы баскычында. КФУабруйлы рейтингка тәкъдим ителгән башкаланыкы булмаган берничә югары уку йортының берсе. Экспертлар яшь белгечләрнең уртача хезмәт хакын, аларның кеременең еллык […]

7 июньдә Кремльдә «Сабантуй: тарих һәм заман» дигән темага лекция узачак

«Фәнни чәршәмбе» фәнни-популяр проекты дәвам итә. 7 июньдә 19.00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Фәнни чәршәмбе» циклыннан өченче очрашу узачак. “Сабантуй: тарих һәм заман” дигән темага лекцияне КФУның Этнографик музее мөдире, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев укыячак. Чара Казан Кремле ишегалдында узачак. Керү ирекле. Сабантуй – татарларның иң билгеле бәйрәме, ул һәрвакыт […]

Казан университеты – Россиядә иҗат эшчәнлеген оештыруда иң яхшысы

Вуз «Россия студентлар язы» фестивале кысаларында узган конкурс номинациясендә җиңү яулады. Казан федераль университеты «Россия студентлар язы» XXXI Бөтенроссия фестивале һәм шул ук исемдәге III Илкүләм иҗади яшьләргә ярдәм итү премиясе кысаларында үткәрелгән югары белем бирү мәгариф оешмаларында иҗади эшчәнлекне иң яхшы оештыруга II Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Конкурс «Российский Союз Молодежи» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы […]

“Сәлам, Алия!”: КФУ студентлары татарча сөйләшүче акыллы тавыш ярдәмчесен эшлиләр.

Идея уку проектын үтәү вакытында туган. Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр юагры мәктәбенең (ВШЖиМК) 2 курс студентлары татар телендә сөйләшүче “Алия” акыллы тавыш ярдәмчесен булдыра. Проектны эшләүдә студентлар Артем Аксинин, Салават Миңнекәев, Дана Кугаевская, Александр Дубровина һәм Венера Сабитова катнаша. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә ВШЖиМК студенты Артем Аксинин сөйләгәнчә, башта “Алия” – ул “Интернетта таныту […]

“Фәнни чәршәмбе”дә милли бизәк турында сөйлиячәкләр

​​​​​​ Лекция 31 майда 19.00 сәгатьтә узачак. Казанда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының һәм Казан федераль университетының «Фәнни чәршәмбе» фәнни-агарту проекты дәвам итә. 31 майда 19.00 сәгатьтә КФУның Дизайн һәм мохит сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова «Милли костюм күрсәткече буларак бизәк» лекциясен укыйлар. Чара Казан Кремле ишегалдында узачак. Керү ирекле. […]

КФУ студентлары хирургия буенча олимпиада призерлары булдылар

Фундаменталь медицина һәм биология (ИФМиБ) студентлары гомуми команда зачетында 3 урын яулады.   Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары 3-6 курс студент-медиклары өчен  «Новые хирургические вызовы России – 2023» олимпиадасында гомуми команда зачетында өченче урынны яулады. Ул Башкорт дәүләт медицина университетында узды. Ярышта Россия, Кытай һәм Казахстаннан 18 университет командалары катнашты. «Бу халыкара […]

КФУда космос һәм ЮНЕСКОның тарихи мирасы турында сөйләячәкләр

В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә шундый чара  узачак. 20 майда В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә «Космос һәм ЮНЕСКОның  тарихи мирасы» дигән чара узачак. Ул Радио көненә, Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көненә, Халыкара музейлар көненә һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумына багышланган. Чараны В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе һәм Казан университеты тарихы музее оештыра. Обсерватория […]

КФУ Индонезиянең Россиядәге илчелеге делегациясен кабул итте

Яклар Россия-Индонезия дуслыгы клубын ачу турында фикер алышты.   Казан федераль университетында Индонезия Республикасының Россиядәге Илчелеге делегациясе булды. Кунаклар югары уку йорты тарихы белән таныштылар һәм Индонезия мәдәнияте көне уңаеннан концертта булдылар. Делегация составында дипломатик миссия башлыгы урынбасары Берлиан Хелми, мәгълүмат һәм социаль-мәдәни сораулар бүлеге киңәшчесе Нананг Саифул Фадиллах, икътисад бүлеге министры киңәшчесе Ади Прианто, […]

КФУның яшь галимнәрен «Интеллект» конкурсында катнашырга чакыралар

Заявкаларны җыю 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Интеллект” интеллектуаль милек өлкәсендә яшь галимнәрнең халыкара конкурсы 35 яшькә кадәрге университет студентлары һәм аспирантлары арасында ел саен уздырыла.  Казан федераль университетының яшь галимнәрен щлеге конкурста катнашырга чакыралар. Конкурс интеллектуаль милек өлкәсендә белем бирү һәм фәнни эшчәнлекнең интеграциясен үстерүгә, шулай ук интеллектуаль милек өлкәсендә яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм […]

КФУ магистры Минераль Суларда шифаханәне торгызу буенча эшли

Проект «Архитекторлар.рф» федераль лидерлык программасында катнашучылар командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Алабуганың баш архитекторы, Казан федераль университетының Дизайн һәм мохит сәнгате институты магистранты Илнара Гыйләҗева “Архитекторлар.рф” һөнәри үсеш федераль лидерлык программасында иң яхшы катнашучы 100 кеше арасына керде. Составында КФУда укучы студент булган команда Минераль Суларда совет шифаханәсен торгызу буенча эшли. Илнара Гыйләҗева КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә  […]