
КФУ клиникасы табибы: «Язын күңел төшенкелеге гиповитаминоз аркасында булырга мөмкин»
Мартта хроник арыганлык, йокымсырау, кәеф бозылу сизелә, моннан тыш, игътибар кими, хәтер, йокы начарая, аппетит югала. Яз көне күңел төшенкелеге гиповитаминоз билгесе булырга мөмкин, дип аңлатты Казан федераль университеты Университет клиникасының медицина профилактикасы бүлегенең югары категорияле табиб-терапевты Гөлназ Сәфәрова. “Безнең организмның резервлары язга бетә, без үзебезне начаррак хис итә башлыйбыз, моннан тыш, чәчләр тиз уалучан, […]