Клиплы фикерләүнең көчле һәм кимчелекле ягы нәрсәдә? КФУ эксперты аңлата.

Цифрлы чорда шәхес трансформациясе үзенчәлекләре турында Психология һәм мәгариф институты (ИПО) профессоры Александр Прохоров сөйләде. Медиатехнологияләр йогынтысында кешенең фикерләве үзгәрә, ул клиплы була бара, дип саный Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының мәгариф психологиясе кафедрасы профессоры Александр Прохоров. “Кешенең мәгълүматны кыска, истә калырлык образлар рәвешендә кабул итү һәм эшкәртү сәләтен клиплы фикерләү (яки клиплы […]

КФУ орнитологы “Беренче карлыгачларны” кайчан көтәргә икәнен әйтте.

Профессор әйтүенчә, Татарстанда аномаль җылы кыш кошлар тормышында чагылыш тапкан.  Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе Илгизәр Рәхимов кышкы сезонда канатлы дусларыбыз артыннан кызыклы күзәтүләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка күп кенә регионнары өчен […]

Антарктик экспедицияләрдә катнашучылар КФУда үзләренең уникаль тәҗрибәсе турында сөйләде

Очрашу боз континентын ачуның 205 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында Антарктидага экспедицияләрнең дүрт катнашучысы белән очрашу булды. Анда вуз студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты.  Алар белән КФУның Җир турында фәннәр һәм нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану юнәлешләре буенча проректоры, 67 нче Россия антарктик экспедициясе катнашучысы Данис Нургалиев, шулай […]

Университет эксперты “Йөз белән түләү” куркынычмы, түгелме һәм дипфейкларны ничек танып белергә икәнен аңлатты

28 гыйнвар – Халыкара шәхси мәгълүматны яклау көне. Халыкара шәхси мәгълүматны яклау көнендә, ә аны икенче төрле Халыкара конфиденциальлек көне дип тә атыйлар, Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты (ИТИС) директоры Михаил Абрамский шәхси мәгълүматның таралу ихтималын киметү өчен нишләргә кирәклеген аңлатты. Шәхси мәгълүматлар – шәхесне идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүматлар, аларга: […]

Тверь өлкәсе парламентарийлары Казан университеты тарихы белән танышты

Югары уку йорты китапханәсендә булганда аларга XVIII гасыр Тверь губернасының уникаль атласы күрсәтелде. Казан федераль университеты өлкә парламенты рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендә Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышы делегациясен кабул итте. Кунаклар КФУның комплекслы иминлек буенча проректоры Ришат Гузейров белән Казан университеты тарихы музеенда, Император залында, Юридик факультетның мемориаль аудиториясендә булдылар һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни […]

КФУның фәнни хезмәткәре татар телендә микроблар турында беренче балалар китабын чыгарды

Ул “Сәлам, микроб!” дип атала. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) “Күзәнәк өслеге инженериясе һәм аналитик биофотоника үзәге” Фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Гөлнур Фәхруллина “Сәлам, микроб!” дигән  татарча беренче балалар фәнни-популяр  китабы авторы булды. Микробиолог үз хыялын Казан мэриясе гранты ярдәмендә тормышка ашыра алды. Ул татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә […]

Полярник КФУ студентларына Антарктидадагы тормыш турында сөйләде

Очрашу алтынчы материкны ачу юбилеена багышланган. Быел Антарктиданы ачу юбилее – 205 еллыгы билгеләп үтелә. Казан федераль университетында мөһим датаны бәйрәм итү кысаларында вуз студентлары 69 нчы Россия антарктик экспедициясе катнашучысы Федор Шипулин белән очрашты. Чарада КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм Җир турындагы фәннәр буенча проректоры Данис Нургалиев булды. Ул сәламләү чыгышында искә төшергәнчә, […]

Татарстан Рәисе катнашында КФУда Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең (НЦМУ) күзәтү советы утырышы узды.

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне төзү һәм үстерүне гамәлгә ашыру буенча эшкә йомгак ясалды. Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Планетадагы сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү»  Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең Халыкара күзәтү советы утырышы булды. Чарада Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану […]

КФУ Астрономы якты ATLAS кометасын ничек күзәтү турында сөйләде

Аның орбитасының яше 200 елдан артык, һәм, мөгаен, кометаны без башка күрмәячәкбез. Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе, КФУ Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев 2025 елда иң якты кометаны коралсыз күзләр белән күзәтеп буламы икәнлеген сөйләде. C/2024 G3 кометасы (ATLAS) узган елның апрелендә Гавай утрауларында NASA Asteroid […]

КФУда “Без бергә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең хыялларын тормышка ашырдылар

Яңа ел алдыннан “Теләкләр чыршысы” акциясе узды. Казан федераль университетының “Без бергә” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Чара кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасына йөрүчеләр үз теләкләрен “теләкләр чыршысы”нда калдырган иделәр.  Кыш Бабайның мәрхәмәтле ярдәмчеләре ролендә КФУ ректоры Ленар Сафин, вуз проректорлары, администрация һәм укытучылары булды. Л.Сафин өч егетнең теләген үтәде. Акция […]