КФУда галим Ф.Әгъзамовны хөрмәтләделәр
15 февраль көнне Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә тантаналы рәвештә ВУЗның журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов исеме белән аталган аудитория ачылды. КФУ Гыйльми шурасы карары белән, журналистик белем бирүне оештырган кешенең исемен мәңгеләштерү максатыннан ЦИТның 224 нче аудиториясе сайланды. Исемле аудиторияне ачу тантанасында Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар союзы […]
