КФУда стипендияләрне арттырдылар
Яңа уку елында студентлар, аспирантлар һәм ординаторлар биш процентка күбрәк алачак. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров боерыгы нигезендә, яңа уку елында федераль бюджетның акчалары хисабына көндезге бүлектә укучы студентларның, аспирантларның, ординаторларның стипендияләре артачак. «Университет 1 сентябрьдән – студентларга, 1 октябрьдән – аспирантларга стипендияне биш процентка арттыру мөмкинлегенә ия», – дип хәбәр иткән иде турыдан-туры […]
