БДИда 100 балл җыйган 170 абитуриент Казан университетына гариза тапшырган

Алтысы ике фән буенча югары баллга ия. Казан федераль университетында абитуриентлардан тәүлеккә уртача гаризалар бирүнең артуы күзәтелә. Бу хакта Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров хәбәр итте. 30 июльгә 21572 кеше 45000 гариза тапшырган. “Августның беренче яртысында абитуриентларның күпләп килүе  көтелә. Бүген 5330 бюджет урынына 27800 гариза бар», – ди  Олег Бодров. […]

Рамил Баһавиев: «КФУга укырга керү белән горурланырга кирәк»

Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты студенты 2019 елгы БДИда 4  фән буенча 399 балл җыеп, ректор стипендиясен алды. Рамил Баһавиев исеме 2019 елда мәктәпне тәмамлаучыларга гына түгел, ә күп кенә татарстан халкына да таныш. Былтыр ул БДИда физика, рус теле, информатиканы 100, математиканы 99 баллга тапшырып, 399 балл җыйган иде. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 […]

КФУда кырым мәгарәсеннән алынган микроорганизмнар генын тикшерәләр

Фундаменталь медицина һәм биология институты галимнәре Таврида мәгарәсен өйрәнүдә катнаша. Казан федераль университеты галимнәре Кырымдагы Таврида мәгарәсендә микроорганизмнар үрнәкләрен алган. Алга таба алар генетик тикшеренүләр уздыру өчен кулланылачак. Мәгарә 2018 елда “Таврида” федераль трассасы төзелеше вакытында табылган. Бер елдан соң тулы тикшеренүләр башланды, аларга Казан университеты галимнәре дә кушылды. «Грунт, стеналардан соскоб үрнәкләре, сөяк калдыклары […]

КФУ галиме чит ил коллегалары белән берлектә Дик телен танып белү өчен квант алгоритмын эшләде

Ул текстта җәяләрнең дөрес куелышын тикшерә.  Казан федераль университетының исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының «Мәгълүматны эшкәртүнең квант методлары» фәнни-тикшеренү лабораториясе, Латвия һәм Париж университетының Квант үзәге галимнәре тарафыннан  квант компьютерлары өчен Дик теле мәсьәләсен (Дик телен танып белә торган) хәл итә торган алгоритм эшләнде. “Дикның бурычы программа кодын тикшерү өчен каралган һәм ул кагыйдәләрне канәгатьләндерәме-юкмы […]

КФУ студент отрядлары пандемия шартларында ничек эшли?

Казан университетының 180 студенты быел җәй хезмәт отрядларында эшли. Җәй – студент хезмәт отрядларында катнашучылар өчен өченче хезмәт семестры вакыты. Казан федераль университеты студотрядлар штабында 450 кешене берләштергән  21 отряд бар.  КФУның студотряд штабы Казанда –  12, Чаллыда – 3, Алабугада – 6 отрядны үз эченә ала. Университет студентлары педагогик, төзелеш, сервис отрядларында һәм проводниклар […]

КФУ “Сириус.Лето” программасында катнашучылар өчен 15 проект тәкъдим итәчәк

Алар төрле юнәлешләрне колачлый. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры, профессор Дмитрий Таюрский белдерде. Россиядә “Сириус.Лето” укучылары өчен остазлар эзләү һәм фәнни-технологик проектларны гамәлгә ашыру программасы старт ала. Ул Россия Президенты Владимир Путинның  2020 елның 21 маенда узган киңәшмәсендә “Талант һәм уңыш” фонды җитәкчесе Елена Шмелева […]

КФУ магистрантлары Тюрингиянең табигый объектларын өйрәнделәр

Германиядә студентларның стажировкасы ике диплом программасы кысаларында уза. Студентлар “Германиянең яшел йөрәге” белән күзгә-күз танышу мөмкинлегенә Геология һәм нефть-газ технологияләре институты һәм Фрайберг тау академиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган ике диплом магистратура программасында уку кысаларында ия булдылар. “Казан федераль университетында перспективалы программаларның беренче курс сессиясен уңышлы тапшыру  Фрайберг тау академиясендә укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, ул, […]

Хакасиянең тыюлык күлләре Җирдә күп гасырлар элек нинди климат булганын сөйли ала

Казан университеты геологлары яше 11-16 мең ел булган күл төбе катламнарын өйрәнү белән шөгыльләнә. Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты хезмәткәрләре Хакасиягә экспедиция вакытында «Хакасский» Дәүләт табигый тыюлыгының Иткүл, Беле һәм  Ширы күл төбе катламнарын тикшергәннәр. “Безгә күл төбенең морфологиясе, су төбендәге катламнар булу, шулай ук аларның яту структурасы турында мәгълүмат алырга кирәк […]

КФУ галимнәре Тея-Сакса авыруын дәвалау өчен препарат уйлап тапты

Хәзерге вакытта дөньяда нәселдән килә торган әлеге матдәләр алмашы авыруын дәвалауның нәтиҗәле ысуллары юк. КФУ тикшеренүчеләре Тея-Сакса – матдәләр алмашының котылгысыз орфан (сирәк) нәселдәнлек  авыруын дәвалау өчен ген-күзәнәк препараты эшләгәннәр. Бу авыру  вакытында үзәк нерв системасының нормаль эшчәнлеге бозыла. Россиядә 100 000 кешегә 10 очрактан да артык таралмаган авыруларны бик сирәк чирләр  дип саныйлар. Тея-Сакса […]

КФУда эчке керү сынаулары махсуслаштырылган системада узачак

Ул абитуриентның барлык гамәлләрен теркәргә мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында кабул итү кампаниясенең актив фазасы дәвам итә. 16 июльгә университетка 11895 абитуриенттан 23526 гариза килгән: шуларның 12847се – бюджет, 10679ы – контрактлы формага. “Бүгенгә тапшырылган гаризалар саны план күрсәткеченнән күбрәк. Әмма без барлык БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, аларның тагын да күбрәк булуын көтәбез. Бу […]