Казан университетын тәмамлаган Ш.Идиятуллин «Большая книга» премиясе лауреаты булды

Шамил Идиатуллин бу бүләккә “Бывшая Ленина” романы өчен лаек булды. Казан университетын тәмамлаган Шамил Идиатуллин “Большая книга” илкүләм әдәби премиясенә лаек булды. Язучы бүләкне Мәскәүдә премиянең 15 нче сезонына йомгак ясау кысаларында алган. “Бывшая Ленина” романы өчен аңа өченче урын бирелде. “Бу бик зур шатлык һәм горурлык. Мин лауреат булырмын дип көтмәгән идем. 2020 елның […]

КФУда инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты уза

2020 елда диктантта Россиянең 79 төбәгеннән һәм өч илдән укучылар катнаша.  7-12 декабрь көннәрендә Казан федераль университеты инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты үткәрә. Ул бер үк вакытта югары, урта һөнәри һәм гомуми белем бирүче 400дән артык оешмада уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала. 2020 елда диктантта Россиянең 79 регионыннан, шулай ук Швеция, Украина, Беларусь һәм […]

Биология һәм медицина проектларын гамәлгә ашыруга КФУ 180 миллион сум алачак

Казан университеты әйдәп баручы дөньякүләм галимнәр җитәкчелегендә уздырыла торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен грантлар бирү конкурсында җиңүчеләр исәбендә. Фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өчен грантлар (мегагрантлар) бирү буенча сигезенче конкурска йомгак ясалды. Казан федераль университеты Россия югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларында әйдәп баручы галимнәр җитәкчелегендә уздырыла торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен […]

D Витамины COVID-19 йоктырганда өзлегүләрнең кимүенә ярдәм итәргә мөмкин

КФУ биохимигы яңа фәнни тикшеренүләр белән таныштырды. D витамины формалаштыруның молекуляр-генетик механизмнарын тикшерү белән шөгыльләнүче Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы доценты Ольга Кравцова бу витаминның җитмәве ни өчен COVID-19 авыруының авыр формалары үсешенә китерү ихтималын аңлатты.  КФУ биохимигы хәбәр иткәнчә, Бостон университеты (АКШ) галимнәре тарафыннан организмда D […]

«Мин – профессионал» олимпиадасы кысаларында вебинарлар дәвам итә

Бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары студентларын олимпиадада катнашырга чакыралар.  «Мин – профессионал» олимпиадасы кысаларында вебинарлар дәвам итә. 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр «Дизайн» юнәлеше буенча өч вебинар үткәрү планлаштырыла. 30 ноябрьдә, 15.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән): -«Коммуникацион дизайн һәм арт-дирекшн», -«Китап сәнгате»; -«Иллюстрация һәм басма графика» 2 декабрьдә 15.30 сәгатьтә: -«Системалы гейм-дизайн», -“Дизайн һәм цифрлы […]

КФУ профессоры Кытайның Айны өйрәнү программасын бәяләде

Ул шулай ук Казан астрономнарының “ай” эшләнмәләре һәм Кытай коллегалары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Айны тикшеренү өлкәсендә эксперт, Казан федераль университетының Физика институты профессоры, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев Җирнең табигый иярченен үзләштерү буенча кытай космик программасына бәя бирде. “Якынча бер атнадан соң, 24 ноябрьдә, старт алган “Чанъэ-5″ Кытай ай миссиясе кысаларында җибәрелгән […]

КФУның яшь журналистлар мәктәбенә укучылар җыю дәвам итә

Оештыру эшләре буенча җыелыш 27 ноябрьдә узачак. Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 27 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Яшь журналист мәктәбенең оештыру мәсьәләләре буенча җыелышы узачак. Укучылар белән Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучылары, мәктәпнең редакция-партнерларында эшләүче практик журналистлар һәм Яшь журналистлар мәктәбен тәмамлап, студент булган яшьләр очрашачак […]

КФУ студенты – «Иделем акчарлагы» конкурсының Гран-при иясе

Казан университетының тагын 8 студенты төрле номинацияләрдә җиңүче һәм призер булды. Казанда яшь татар язучыларының “Иделем акчарлагы-2020″ ХХ тапкыр үткән республика конкурсына йомгак ясадылар. «Шигърият» һәм «проза» номинациясендә Гран-при иясе – Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2 курс студенты Алинә Хәбибуллина. Проза һәм шигърияттә беренче адымнарын ул алтынчы сыйныфта укыганда ясый. Алинә […]

КФУда конфликтологларның халыкара фәнни форумы узды

Ул заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итүгә багышланган. Казан федераль университетында конфликтологларның «Заманча җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында төбәктәге конфликтлар белән идарә итү: методологиясе һәм гамәлгә ашыру практикасы» дигән халыкара фәнни форумы узды. Ул дистанцион форматта үткәрелде. Фррум Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков рәислегендә узды.  […]

КФУ студентлары тәмәке тарту профилактикасы турында интерактив лекториядә катнашты

Укырга килүчеләр алдында «Выбор» бәйлелекне профилактикалау үзәге педагог-психологы чыгыш ясады. Казан университеты студентлары интерактив лекториядә катнашты. Чара Халыкара тәмәкедән баш тарту көне кысаларында узды. Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә тәмәке куллануның һәм пассив тәмәке тартуның зарарлы нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул шулай ук теләсә нинди […]