Казан университеты “Интерфакс” университетлары рейтингында топ-10га керде
Россиянең 341 университеты эшчәнлегенә бәя бирелде. 2021 елда университетларның XII илкүләм рейтингы (НРУ) нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты унынчы урынны алды. Рейтинг “Интерфакс” мәгълүмат төркеме тарафыннан әзерләнгән. Университетларның эшчәнлеге алты критерий буенча бәяләнде: мәгариф эшчәнлеге, бренд, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, социализация, интернационализация (халыкара хезмәттәшлек) һәм инновацияләр. Казан федераль университеты унынчы позициядә, 1000нән 721 балл җыйды. Университетның «Мәгариф» […]
