КФУ студентлары химия буенча Халыкара студентлар олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды
А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар яулады. Ягшыгелди Какаев исемендәге Халыкара Нефть һәм газ университеты (Төрекмәнстан) тарафыннан оештырылган химия буенча Халыкара студентлар интернет-олимпиадасына йомгак ясалды. КФУның А. М.Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары шәхси беренчелектә интеллектуаль ярышның бөтен пьедесталын да яуладылар. Олимпиада дистанцион рәвештә, Moodle платформасында үтте. Анда 13 илдән: […]
