КФУ студенткасы IT-индустрия өчен наноматериал булдыра

Ул яңа буын энергиягә бәйсез хәтер җитештерү өчен кирәк. Физика институтының 4 курс студенты, Казан федераль университетының Квант технологияләре үзәге лаборанты Анеля Кадикова «Университет технологик эшмәкәрлек платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Аның “Магниторизистив хәтер өчен гетероструктураны эшләү” проекты 1 миллион сумлык грантка ия булган. Яшь физик «Гетероструктуры для посткремниевой электроники» фәнни-тикшеренү […]

КФУ вәкилләре Татарстанның иң яхшы табиблары арасында

Казан университеты клиникасының бала тудыру йорты да республикада иң яхшыларның берсе дип танылды. Университет клиникасы, прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең сигез табибы, шулай ук Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре  табиблар өчен «ПроДокторов» Бөтенроссия премиясендә җиңүчеләр булдылар. Алар – Татарстанның иң яхшы табиблары. Премия практик табиблар һәм медицина учреждениеләре өчен илкүләмендәге […]

КФУда «Фәнне сурәтлә!» фотокүргәзмәсе ачылды

Экспозиция 2 декабрьгә кадәр, 8.00-17.00 гә кадәр эшләячәк. Казан федераль университетында “Фәнне сурәтлә!” бөтенроссия фотоконкурсы финалистлары күргәзмәсе ачылды. Икенче уку корпусының мәрмәр залында (Кремль ур., 35) 2022 елның иң яхшы 50 фәнни сурәте куелган. Күргәзмә КФУ тарафыннан «Фән» телеканалы белән берлектә төзелде. Экспозиция сурәтләре арасында махсус җиһазлар, макро- һәм микросъемка технологияләре кулланып башкарылган фотоэшләр тәкъдим […]

Республика укучылары КФУның химия лабораторияләрендә эшли

“Сириус.Җәй: үз проектыңны башла” проектында катнашучылар яшь галимнәр җитәкчелегендә беренче фәнни тикшеренүләрен үткәрелә.   Казаннан һәм Әлмәттән мәктәп укучылары өчен “Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» Бөтенроссия мәгариф программасында катнашучы  7 укучы берничә атна Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының физик химия кафедрасы лабораторияләрендә  эшләячәк. Һәр өлкән сыйныф укучысы (аларның алтысы Казан мәктәпләрендә, берсе – […]

КФУ галимнәре Зур этнографик диктант өчен сораулар әзерләде

Диктантны 3 ноябрьдә Казан университетының Этнографик музеенда да язарга мөмкин булачак. 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр  җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Аны Татарстан башкаласында уздыру мәйданчыкларының берсе – Казан федераль университеты. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары дуслыгы […]

«КФУда PROНаука»да проектның партнерлары тарафыннан призлар уйнатылачак

“Интеграция төне” 28 октябрьдә узачак, 17.00 сәгатьтә башлана. 28 октябрьдә икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) узачак «КФУда PROНаука» фәнни-популяр проектының XV сериясендә партнерлардан призлар уйнатылачак. Катнашучыларны авиабилетлар, көнкүреш химиясе җыелмалары, мерч, сертификатлар, абонементлар һәм башкалар көтә. Чарага керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлү сорала. Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Яшь категориясе 6+. “ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе, […]

КФУда ФАНК фестивале кысаларында кинокүрсәтүләр уза

Югары уку йорты институтлары мәйданчыкларында 26 декабрьгә кадәр документаль фәнни фильмнар күрсәтеләчәк. Актуаль фәнни кино фестивале кысаларында Казан федераль университетында Фәнни кино көннәре уза. КФУның Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсенең студентларныж фәнни-тикшеренү эшлщрен  һәм конкурсларын оештыру бүлеге башлыгы Айдар Хәйдәров хәбәр иткәнчә, кино күрсәтүләр 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Актуаль фәнни кино фестивале (ФАНК) – ул Россия […]

КФУ доценты булачак фандрайзерлар өчен онлайн-курс эшләтеп җибәрде

“Профгид “магистрант-фандрайзер” курсы социаль, технологик һәм фәнни проектларга финанслар җәлеп итәргә теләүчеләргә файдалы булачак. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының җитештерү икътисады кафедрасы доценты Елена Рыбкина «Профгид «магистрант-фандрайзер» онлайн-курсын эшләтеп җибәрде. Бу проектка акча эзләүчеләр өчен бушлай курс. Ниятне тормышка ашыру Владимир Потанин хәйрия фондының магистратура укытучылары өчен 2021 елгы грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә […]

КФУ биологы талпаннарның активлыгы артуы турында кисәтте

Татарстан Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча, эпидемиологик сезон башыннан медицина учреждениеләренә 9 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев хәзер талпаннарның активлыгы күзәтелә, дип хәбәр итте. “Бу үрмәкүчсыманнар елына ике тапкыр күбрәк куркыныч. Талпаннарның активлык пиклары августның икенче яртысына – октябрьгә һәм май-июньгә […]

КФУның IT-лицеенда аналоглары булмаган махсус робототехника лабораториясе ачылды

Өлкән сыйныф укучылары уку елы ахырына кадәр пилотсыз дирижабль һәм планетоход прототиплары булдырачак. КФУның лицеенда  исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре (ИВМиИТ) институты белән берлектә оештырылган махсус робототехника лабораториясе ачылды. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә ИВМиИТ директоры, шулай ук югары уку йортының цифрлы трансформацияләр үзәген җитәкләүче Дмитрий Чикрин  сөйләгәнчә, лаборатория эшчәнлеге махсус робототехник платформаларны эшләүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, хәзерге […]