КФУда чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка киләчәк
Анда татар милли колориты булган сувенир эшләнмәләр җитештереләчәк. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы асспиранткасы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФиМК) татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Зарипова «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чиратында җиңүчеләр рәтендә. Аның “Тылсым” чүлмәк ясау остаханәсен төзү буенча бизнес-проекты […]
