КФУда Аутистик спектр тайпылышлы балаларны интеграцияләүгә багышланган конференция башланды

Чара КФУның “Без бергә”  балалар бакчасында уза. Бүген Казан федераль университетының “Без бергә” балалар бакчасы базасында «Аутизм: без бергә. Аутистик спектр тайпылышлы  балаларны интеграцияләү һәм социализацияләү практикалары перспективалары һәм үзенчәлекләре” дигән  I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе  башланды. Фәнни форум аутистик спектр тайпылышларын (РАС) өйрәнү өлкәсендә махсуслашкан 350дән артык галимне һәм белгечне җыйды. Конференция РФ Фән һәм […]

КФУ лицеистлары программалаштыру буенча Халыкара турнирда иң яхшылары булды

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучылары биш медаль яуладылар. Болгариядә программалаштыру буенча XIV Халыкара турнир тәмамланды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары биш медаль яуладылар. Турнирда 20 илдән яшь программистлар катнашты. Россия җыелмасын Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург лицей-мәктәп укучылары тәкъдим итте. Укучылар дистанцион рәвештәПрограммалаштыру өлкәсендәге белемнәренең югары дәрәҗәсен  күрсәтте. Турнир ике этапта узды, аларның […]

Казан университеты тарихы музеенда яңа ике күргәзмә ачылды

Аларның берсе Татарстан геральдикасына, икенчесе беренче бурят галиме Доржи Банзаровка багышланган. Казан федераль университетында яңа ике күргәзмә ачылды. Актлар залына кереш залда «Билгеләрдә һәм значокларда Татарстан Геральдикасы» күргәзмәсе, ә Казан университеты тарихы музеенда – «Банзарай Доржо» экспозициясе урнашкан. Күргәзмәне ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректораты каршындагы баш киңәшче Рияз Минзарипов, КФУның Халыкара […]

КФУ IFTE-2023 форумын үткәрергә әзерләнә

Форумның төп темасы – «Хәзерге заман шартларында педагогик белем бирүнең сыйфаты».   IFTE-2023 педагогика белеме буенча IX Халыкара форумны үткәрүгә кадәр алты ай кала, әмма Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында аңа әзерлек тулы көченә бара. Чара 2023 елның 24-26 маенда Психология һәм мәгариф институтында узачак. Аңа теркәлү 2022 елның 1 декабрендә башлана. Форумның […]

КФУда «Идел буе географы» күргәзмәсе ачылды

Ул Александр Ступишинга багышланган. Казан университеты тарихы музеенда «Идел буе географы» күргәзмәсе ачылды. Ул Казан университетының күренекле галиме һәм профессоры Александр Ступишинның тууына 110 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә А.Ступишинның нәсел дәвамчылары тарафыннан бирелгән шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Алар арасында фотосурәтләр, монографияләр, мәкаләләр, хезмәттәшләренең һәм укучыларының китаплары. Александр Владимирович Ступишин 1912 елның 26 июнендә Псковта туган. […]

Атна ахырына Татарстанда кар катламы ятачак

Тәүлеклекнең уртача температурасы -5 градустан түбән төшәчәк. Аномаль җылыдан соң Татарстанда суытып җибәрде. Моның сәбәбе Төньяк Атлантикадан республикага явым-төшем китергән циклон булды. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. “Якын көннәрдә һава торышы климат нормасына туры киләчәк, әмма атна ахырына инде салкынрак булачак. […]

КФУ студенткасы IT-индустрия өчен наноматериал булдыра

Ул яңа буын энергиягә бәйсез хәтер җитештерү өчен кирәк. Физика институтының 4 курс студенты, Казан федераль университетының Квант технологияләре үзәге лаборанты Анеля Кадикова «Университет технологик эшмәкәрлек платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Аның “Магниторизистив хәтер өчен гетероструктураны эшләү” проекты 1 миллион сумлык грантка ия булган. Яшь физик «Гетероструктуры для посткремниевой электроники» фәнни-тикшеренү […]

КФУ вәкилләре Татарстанның иң яхшы табиблары арасында

Казан университеты клиникасының бала тудыру йорты да республикада иң яхшыларның берсе дип танылды. Университет клиникасы, прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең сигез табибы, шулай ук Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре  табиблар өчен «ПроДокторов» Бөтенроссия премиясендә җиңүчеләр булдылар. Алар – Татарстанның иң яхшы табиблары. Премия практик табиблар һәм медицина учреждениеләре өчен илкүләмендәге […]

КФУда «Фәнне сурәтлә!» фотокүргәзмәсе ачылды

Экспозиция 2 декабрьгә кадәр, 8.00-17.00 гә кадәр эшләячәк. Казан федераль университетында “Фәнне сурәтлә!” бөтенроссия фотоконкурсы финалистлары күргәзмәсе ачылды. Икенче уку корпусының мәрмәр залында (Кремль ур., 35) 2022 елның иң яхшы 50 фәнни сурәте куелган. Күргәзмә КФУ тарафыннан «Фән» телеканалы белән берлектә төзелде. Экспозиция сурәтләре арасында махсус җиһазлар, макро- һәм микросъемка технологияләре кулланып башкарылган фотоэшләр тәкъдим […]

Республика укучылары КФУның химия лабораторияләрендә эшли

“Сириус.Җәй: үз проектыңны башла” проектында катнашучылар яшь галимнәр җитәкчелегендә беренче фәнни тикшеренүләрен үткәрелә.   Казаннан һәм Әлмәттән мәктәп укучылары өчен “Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» Бөтенроссия мәгариф программасында катнашучы  7 укучы берничә атна Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының физик химия кафедрасы лабораторияләрендә  эшләячәк. Һәр өлкән сыйныф укучысы (аларның алтысы Казан мәктәпләрендә, берсе – […]