Тунгус метеориты Җиргә төшкәнме? КФУ профессоры аңлатты.
Июньнең соңгы көнендә Халыкара астероид көне билгеләп үтелә. 30 июнь – Халыкара астероид көне. Бу дата очраклы сайланмаган. 1908 елда бу көнне Үзәк Себердә тарихка «Тунгус метеориты төшү» дип кереп калган вакыйга була. Якынча 116 ел элек иртәнге 7.00дә Подкаменная Тунгуска елгасы өстендә якты күк җисеме күренә, ул тузанлы эз калдырып, бик тиз түбән төшә. […]
