КФУ катнашында Кремльдә “Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан” күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә проектының төп өлешен «Азрет Солтан» Музей-тыюлыгының археологик, этнографик һәм сәнгать коллекциясе тәшкил итә. «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсе ачылды. Ул күренекле шагыйрь, төрки-мөселман дөньясының фикер иясе, Хуҗа Әхмәд Ясәвинең 930 еллыгына, һәм аның төрбәсен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүнең 20 еллыгына багышланган. Күргәзмәне […]

КФУ белгечләре Татарстанда язгы ташу турында сөйләделәр

Кар апрельнең икенче декадасында  тулысынча эреп бетәргә мөмкин. Язгы ташу – сезонлы, кагыйдә буларак, карның күп эрүенә бәйле күренеш. Су басуга нинди факторлар йогынты ясавы һәм Татарстанда язгы ташунының кайчан көтелүе турында Казан федераль университеты белгечләре сөйләде. Халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе […]

БДБнең “Иң яхшы педагогы” Казан университетында эшли

Халыкара конкурста Вероника Васинаның эшчәнлеге билгеләп үтелде. Астана шәһәрендә (Казахстан Республикасы) Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең фәнни-педагогик хезмәткәрләренең «Иң яхшы педагог – 2024»  Халыкара конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) махсус белем бирү психологиясе һәм педагогикасы кафедрасы доценты Вероника Васина да бар. Ул БДБнең фән һәм мәгариф үсешенә керткән […]

КФУ клиникасы табибы: «Язын күңел төшенкелеге гиповитаминоз аркасында булырга мөмкин»

Мартта хроник арыганлык, йокымсырау, кәеф бозылу сизелә, моннан тыш, игътибар кими, хәтер, йокы начарая, аппетит югала. Яз көне күңел төшенкелеге гиповитаминоз билгесе булырга мөмкин, дип аңлатты Казан федераль университеты Университет клиникасының медицина профилактикасы бүлегенең югары категорияле табиб-терапевты Гөлназ Сәфәрова. “Безнең организмның резервлары язга бетә, без үзебезне начаррак хис итә башлыйбыз, моннан тыш, чәчләр тиз уалучан, […]

КФУ Сомнологы аз йоклау ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләде

Лилия Шаһиәхмәтова йокы бозылудан котылырга ярдәм итәчәк киңәшләр белән уртаклашты. Бу җомгада, 15 мартта, Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелә. Үз гомеренең өчтән бер өлешен кеше йоклап үткәрә, әмма организм өчен иң мөһим булган бер ихтыяҗның үзенчәлекләре һәм серләре турында күбебез белми. Алар турында югары категорияле функциональ диагностика табибы, Казан федераль университетының Университет клиникасы сомнологы Лилия […]

Матурлыкның инновацион технологияләре турында КФУ эксперты

Химия институтның аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина заманча косметологик чараларның нәрсә белән аерылып торуын аңлатты. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары,  аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина биологик актив химик матдәләр кулланып ясалган төрле инновацион косметологик чаралар тирегә […]

Мәктәп укучыларының “Потомки Менделеева” олимпиадасына йомгак ясалды

Ул бөек химикның 190 еллык юбилеена багышланган. Менделеевск шәһәрендә химия һәм химия технологияләре буенча мәктәп укучыларының «Потомки Менделеева» олимпиадасын ябу тантанасы булды. Олимпиада 29 февральдән 3 мартка кадәр узды һәм бөек химик Дмитрий Менделеевның 190 еллык юбилеена багышланды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 723 укучы катнашты, шуларның 60ы финалга узды. “Олимпиадада катнашучылар күп булды. Алар арасында […]

КФУ клиникасы хирурглары 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып сирәк операция ясадылар.

Ул үзен яхшы хис итә һәм өенә кайтырга әзерләнә. Казан федераль университетының Университет клиникасы кан тамырлары хирурглары, 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып, сирәк операция ясадылар. Ул униклиниканың йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге командасына рәхмәт әйтеп туймый. Хастаханәгә аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Кызы белән төшке аш вакытында хатын-кыз иңендә һәм кулларында кискен авырту тойган. […]

КФУда фән докторлары һәм кандидатлары дипломнарын тапшырдылар

Фәнни дәрәҗә бирелү турындагы дипломга 16 кеше лаек булды.  Казан федераль университетында тантаналы рәвештә фән докторларына һәм кандидатларына дипломнар тапшырылды. “Бүген без яңа галимнәр барлыкка килү белән горурланабыз. Моның Татарстан Республикасындагы Фәнни-технологик үсеш елында булуы бигрәк тә сөенечле. Әлбәттә, сезнең фәнни тикшеренүләрегезне дәвам итүегезне һәм диплом яки премия алу өчен, бу залга тагын килүегезне теләр […]

КФУ вәкилләре «Киләчәк уеннары»нда лекцияләр белән чыгыш ясаячак

“Киләчәк шәһәре” мәйданчыгында алар IT-өлкәнең нәрсә белән файдалы булуы, ясалма интеллект, циркад ритмнары һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр. Казан федераль университеты вәкилләре бүген старт алган киберспорт буенча халыкара мультиспорт “Киләчәк уеннары” турнирында   фиджитал концепциясендә фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясаячак. Классик спорт һәм киберспортны берләштерүче фиджитал-уеннар Казанда 3 мартта тәмамлана. Ярышлар 21 дисциплина буенча узачак, алар […]