КФУ физигы ни өчен суыкта аккумуляторлар тиз утыра икәнен аңлатты
Рушана Еремина эксперт фикере белән уртаклашты. Салкыннар килү белән, безнең күбебез смартфон һәм автомобиль аккумуляторлары утыру проблемасы белән очраша. Сәбәпләрне ачыкларга Казан федераль университетының Физика институты эксперты ярдәм итте. Проблеманы чишү юлларын табарга Физика институтының гомуми физика кафедрасы профессоры Рушана Еремина булышты. “Аккумулятор уңай һәм тискәре корылган, ячейкалары актив масса белән тулган челтәр рәвешендә чиратлашып […]
