30 апрельдә КФУ ректоры Илшат Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла
Беренче тапкыр онлайн-трансляция берьюлы берничә мәйданчыкта узачак: «ВКонтакте»да, «Универ ТВ»ның YouTube каналында һәм шулай ук Twitch та. 30 апрель 14.00 сәгатьтә, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла. КФУ студентлары һәм укытучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алачак. Чараның модераторы КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский булачак. […]
