Дмитрий Таюрский: «Студентлар язы фестивале – мәдәни тормышта бөтен университет җәмәгатьчелеген берләштерүче мөһим вакыйга»
Казан федераль университетында «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды. КФУның «УНИКС» Зур залында «Студентлар язы-2022» фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең университет этабы Казан университеты һәм башка югары уку йортлары студентлары өчен иң зур иҗади вакыйга булып торган «Татарстан Республикасының Студентлар язы» республика фестивале кысаларында уза. Чара КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрскийның сәламләү сүзләреннән башланды. Үз чыгышында […]
