КФУ ректоры Ленар Сафин Җизак өлкәсе хәкиме Эргаш Салиев белән очрашты
Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Җизак өлкәсе делегациясе хәкиме Эргаш Салиев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе Казан федераль университетында булды. Эшлекле визит бүген Татарстан башкаласында узучы Россия белән Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында узды. Күптән түгел генә ачылган МСЧ күпфункцияле стоматология поликлиникасында кунакларны КФУ ректоры Ленар Сафин озатып йөрде. Делегациядә катнашучыларга […]
