КФУ ректоры Ленар Сафин Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Тиешле указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафинга Александр Невский орденын бирде. Әлеге бүләк Россиянең дәүләт бүләкләре системасына керә. Бүген ул гражданнарга дәүләт төзелеше өлкәсендәге Ватан алдындагы аерым казанышлары өчен бирелә. Аерым алганда, КФУ ректоры күпьеллык намуслы хезмәте һәм үз вазыйфаларын башкарганда ирешкән югары […]

Россотрудничество башлыгы Казан федераль университеты студентлары белән очрашты

Чит илдән килеп укучы студентлар Евгения Примаковка Россиядә уку һәм тормыш турында сөйләделәр. Казан федераль университетына читтән килеп укучы студентлар Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты. Чара ачык диалог форматында узды, анда һәр студент Россиядә ничек белем алуы турында сөйләде […]

Җиңү көне алдыннан КФУ ректораты Дан аллеясына чәчәкләр салды

Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Бүген Казан федераль университетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда КФУ ректоры Ленар Сафин, проректорлар, институтлар директорлары катнашты. Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән укытучыларга, хезмәткәрләргә һәм студентларга куелган истәлек тактасы янында университет вәкилләрен “тере коридор” каршы алды. КФУ студентлары кулларында Ватаныбыз өчен […]

КФУда гыйльми дәрәҗә дипломнарын тапшырдылар

Аларны 27 яңа кандидат һәм фән докторы алды. Казан федераль университетында фәннәр кандидаты һәм доктор дипломнары тапшырылды. Гыйльми дәрәҗә бирү турындагы документларны КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский тапшырды. “Бүген без төрле фән галимнәренә 27 диплом тапшырабыз, алар барысы да шактый җитди сайлап алу узды, – диде ул. – Барыгызны да чын күңелемнән шушы […]

КФУда чит ил студентларына Россиядә ничек карьера төзү турында сөйләделәр

Фикер алышуда Казан югары уку йортлары, дәүләт учреждениеләре һәм «КАМАЗ» ГАҖ вәкилләре катнашты.   Казан федераль университетының әзерлек факультеты базасында Россия Федерациясендә чит ил укучыларының җитештерү практикасын оештыру һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада КФУны тәкъдим иттеләр: тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина – очрашуның модераторы, […]

КФУ белгечләре Татарстанда язгы ташу турында сөйләделәр

Кар апрельнең икенче декадасында  тулысынча эреп бетәргә мөмкин. Язгы ташу – сезонлы, кагыйдә буларак, карның күп эрүенә бәйле күренеш. Су басуга нинди факторлар йогынты ясавы һәм Татарстанда язгы ташунының кайчан көтелүе турында Казан федераль университеты белгечләре сөйләде. Халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе […]

КФУда фән докторлары һәм кандидатлары дипломнарын тапшырдылар

Фәнни дәрәҗә бирелү турындагы дипломга 16 кеше лаек булды.  Казан федераль университетында тантаналы рәвештә фән докторларына һәм кандидатларына дипломнар тапшырылды. “Бүген без яңа галимнәр барлыкка килү белән горурланабыз. Моның Татарстан Республикасындагы Фәнни-технологик үсеш елында булуы бигрәк тә сөенечле. Әлбәттә, сезнең фәнни тикшеренүләрегезне дәвам итүегезне һәм диплом яки премия алу өчен, бу залга тагын килүегезне теләр […]

КФУ ректоры Ленар Сафинның Россия студентлар көне белән котлавы

Татьяна көне – югары уку йортларының барлык буыннарында иң яраткан һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Кадерле студентлар, Казан федераль университеты магистрантлары һәм аспирантлары! Сезне чын яшьлек һәм күңел ачу бәйрәме – Россия студентлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Император Александр I указы буенча 1804 елда безнең югары уку йортының данлыклы тарихы башлана, һәм менә 219 ел […]

КФУда МДУ профессоры Наталья Зубаревич лекция укыды

Төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендәге белгеч  яңа икътисадый шартларда Татарстанның перспективалары турында сөйләде. Казан федераль университетында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты география факультетының Россия икътисадый һәм социаль география кафедрасы профессоры,  Социаль сәясәт бәйсез институтының «Россия регионнарының социаль атласы» төбәк программасы директоры  Наталья Зубаревич “Яңа икътисадый шартларда Россия төбәкләре (Илкүләмендә Татарстан)» темасына чыгыш ясады. Югары уку […]

КФУ «Приоритет 2030» программасы буенча махсус грант алучы югары уку йортлары арасында беренче төркемдә

 Университетлар арасында сайлап алу нәтиҗәләре  2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча  ясалды. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Приоритет 2030» программасында катнашучы университетлар арасында грантларның махсус өлешенә сайлап алуга йомгак ясалды. Казан федераль университеты югары уку йортларының «Территориаль һәм (яисә) тармак лидерлыгы» трегы буенча беренче төркемгә  керде.  Аңа Россиянең барлыгы 8 югары уку йорты керде. Бу ун […]