КФУда бушлай азык-төлек җыелмалары бирү башланды
Тулай торакларда яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе башланды. Бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров кушуы буенча, Студентлар шәһәрчегенең 5 тулай торагында яшәүче студентлар шәхси гигиена чараларыннан һәм азык-төлектән торган бушлай продукт җыелмаларын алды. “Күп кенә студентлар хәзер акча эшләү мөмкинлеген югалттылар, шуңа күрә без студентларга ярдәм итү турында карар кабул иттек”, – диде акциядә катнашкан […]
