КФУда яңа уку елына багышланган турыдан-туры эфир узды
Турыдан-туры трансляция вакытында Казан федераль университеты җитәкчелеге вәкилләре абитуриентлар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап бирде. Казан федераль университетында яңа уку елы башлануга һәм тулай торакка урнашуга багышланган турыдан-туры эфир узды. Трансляция бер үк вакытта онлайн-мәйданчыкларда: КФУ, UNIVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең “ВКонтакте”, Twitch һәм YouTube аккаунтларында барды. Социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында […]
