Казан халыкара лингвистика саммиты дәвам итә

Клиник лингвистика һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды. Казан халыкара лингвистик саммиты дәвам итә. Аның кысаларында клиник лингвистикага һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды, анда ике докладчы чыгыш ясады. Сессияне Россиянең танылган нейропсихологы һәм нейролингвисты, психология фәннәре докторы, профессор, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты нейропсихология лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Татьяна Ахутина ачып җибәрде. Чыгыш дисграфиягә, […]

Казан университетында Зирәк мәчегә һәйкәл ачтылар

Конфедератка кигән мәче фигурасы рәвешендәге кече архитектура формасы КФУның туган көне хөрмәтенә университетның төп бинасы ишегалдында пәйда булды. Бүген Казан федераль университетының 216 еллыгы уңаеннан югары уку йортының төп бинасы ишегалдында Зирәк мәчегә һәйкәл ачылды. Россиянең иң тарихи вузларының берсе булган Казан университеты туган көненә мондый шаян һәм кызык бүләк КФУ ректоры Илшат Гафуров инициативасы […]

КФУ студентлары – спорт көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр

Казан университетының тагын алты студенты ирекле һәм грек-рим стильләре буенча призерлар булдылар. Казан федераль университеты студентлары 2020-2021 уку елының югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр булды. Ярышларда 122 спортчы катнашты. Егетләр грек-рим һәм ирекле көрәш, кызлар – ирекле көрәш буенча буенча алты үлчәү категориясендә көрәштеләр.  Әлеге ярышларда КФУның 9 студенты шәхси […]

М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды

КФУ студентларын конкурста катнашырга чакыралар. 2020-2021 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Казан федераль университеты студентларын һәм хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакыралар. Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка – 30 яшькә кадәрге Татарстан яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, коллективларга, яшьләр (яшьләр белән) өчен эшләүче иҗат […]

КФУда онлайн-укыту өчен махсус кабинкалар урнаштырдылар

Әлеге адым тышкы факторларга игътибар итмичә, укытуны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән университетта гибрид һәм дистанцион белем алу өчен өстәмә уңайлы шартлар булдырыла. Укытучылар өчен аларны укыту процессыннан читләштермәскә махсус кабинкалар урнаштырылган. РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына укыту программаларын электрон һәм дистанцион белем бирү […]

КФУ студентларына социаль контракт турында сөйләделәр

Алар ай саен 10 085 сум күләмендә матди ярдәмгә өмет итә алачак. КФУ студентлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгы һәм Казан шәһәре мәшгульлек үзәге вәкилләре белән очрашты. Ул социаль контракт программасы кысаларында социаль ярдәм алу мөмкинлекләренә багышланган иде. Аңа укытуның бюджет формасында белем алучы һәм социаль ярдәм алучы студентлар […]

КФУ студенты – 2020 елда самбо буенча дөнья чемпионаты призеры

Алабуга институтының беренче курс студенты чемпионатның көмеш призеры булды. Казан федераль университетының Алабуга институты психология һәм педагогика бүлегенең беренче курс студенты Александр Саликов Нови-Сад серб шәһәрендә узган дөнья чемпионатының көмеш призеры булды. Халыкара ярышларда дөньяның 30 иленнән 400дән артык спортчы катнашты. Александр Саликов җиңел үлчәү категориясендә (62 кг га кадәр) сугышчан самбо буенча икенче урынны […]

КФУда «Түбән температуралы плазма физикасы – 2020» конференциясе уза

Ирешелгән нәтиҗәләрне сынап карау югары рейтинглы журналларда басылу активлыгын арттыруга һәм университетны дөнья рейтингларында танытуга хезмәт итәчәк. 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Түбән температуралы плазма физикасы (ФНТП-2020)» Бөтенроссия конференциясе уза. Аны Казан федераль университеты оештыра. Россия территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән чаралар шартларында чара гибрид форматта уздырыла. Фәнни конференция ачылышында Казан университеты ректоры […]

КФУда халыкара лингвистик саммит узачак

Саммитта дөньяның 19 иленнән 500гә якын галим катнашачак. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы И.А.Бодуэн де Куртенэнның 175 еллыгына һәм Казан университетында эшли башлавына 145 ел тулуга багышланган «Дөнья лингвистикасы сораулары һәм трендлары» Казан халыкара лингвистик саммиты узачак. Kazan International Linguistic Summit 2020 […]

Казан университетында В.И. Шпильман исемендәге Фәнни-аналитика үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кунак булды

Кунак Геология һәм нефть-газ технологияләре институты лабораториясе эше белән танышты. Казан федераль университетында Ханты-Манси автономияле округы –  Югра В.И.Шпильман исемендәге рациональ җир асты байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануның фәнни-аналитик үзәге автономияле учреждениесе директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Петр Стулов булды. Үзәк эшчәнлеге нигезендә – мәгълүматны эшкәртүнең компьютер технологияләрен киң файдалану, резервуарлар, ятмалар, запаслар, сейсморазведка, эзләү-разведка скважиналары, УВ ресурслары, […]